Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Әдипләребезне өйрәнәбез
Опубликовано: 10.02.2020ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү дәвам итә. Без бүген Татарстан Республикасаның халык шагыйре Фәнис Яруллин турында әңгәмә үткәрдек. Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый.
1954 елны “Татнефть” бәрләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый. 1957 елны гаскәри хезмәткә алына. Анда һава укчы-радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.
1963 елны экстерн тәртибендә урта белем ала, читтән торып укып, 1970 елны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә.
Ул иҗат иткән“Кыйгак –кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Кайту”, “Яралы язмышлар” повестьлары, “Һәркемнең үз сукмагы”, “Туган көн бүләге” җыентыклары иң популярлардан була.
1964- 2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигырь китаплары басыла.
Шулардан “Аерылмас дустым”(1975) һәм “Сулыш” (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елны Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә , лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” (1994) исемле китабы өчен 1995 елны Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек була.
Әдипнең Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә зсәрләре дә бар.Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Президенты М.Шәймиевның 2001 ел 13 февраль Указы белән “Татарстан Республикасаның халык шагыйре” дигән исем бирелдә. Ул “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры(1985). 2011 нче елның 9 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.
“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.
К списку новостей













