Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Музей дәресләре дәвам итә...
Опубликовано: 08.02.2020
"Бер экспонат тарихы" циклын дәвам итеп Кушлавычтагы "Тукаевларның музей-йорты" җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М. аяк киеме тарихы, ата-бабаларыбызның кер юу һәм үтүкләү тарихы белән таныштырды. Татар халкы электән үк чисталыкны яраткан. Һәр йортта юу чарасы - селте әзерләгәннәр. Мич яки учактан көл алып, төеп суга салып куйганнар. Бу катнашма берничә көн тора, аннары аңа бераз су кушып кер юу өчен файдаланганнар.
Тормышыбызны үтүктән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Элек үтүкне кырлы бәләк алыштырган. Соңрак күмер үтүге барлыкка килгән. Вакыт үткән саен тормыш үзгәрә, яхшыра бара. Кешеләрнең хезмәте дә җиңеләя... Музей дәресе бик кызыксындыргыч үтте.
К списку новостей













