Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Табигатьтә ял
Опубликовано: 16.01.2020
Бүген башлангыч класс укучылары физкультура дәресендә тауга чана шуарга бардылар. Көн матур, җылы. Рәхәтләнеп уйнадык, көлдек, төрле ярышлар да уздырып алдык. Менә кайда икән ул рәхәтлек!
Чана шуганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Шул турыда да бераз белешмә биреп китәбез. Кышын җәрәхәт алу, кул-аяклар сыну ихтималы бар. Кышкы спорт төрләре белән кызыксынган балада имгәнү куркынычы арта. Шуңа да шуганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
- Чаналарның төзеклеген тикшерергә.
- Чаңгыларның ныгытмаларын карап, шуучының аягына яхшы беркетелгәнен тикшерергә.
- Тимераякларны аяк үлчәменә туры китереп алырга.
- Чана, чаңгы шуа торган тау юлдан читтә булсын, анда чыгып торган агач төпләре, таяклар булмасын.
- Таудан төшкәндә, һәрчак уяу булырга, күзне йомып шумаска.
- Тимераякта шугалакта яки махсус җиһазландырылган урыннарда шуарга.
- Чаналардан поезд ясап уйнамавың хәерлерәк. Бер чана ауса, аннан соң барган чана аңа килеп бәрелә ала.
- Чаңгы, тимераякта шуу, асты тайгак булган аяк киеме дә сыну-имгәнүләргә илтә. Шуңа кулың яки аягың имгәнгән кебек тоелса, кичекмәстән, табибка барып күренү мөһим.
- Су өстен әле генә каплаган бозда шума, бу боз кешене күтәрә алмаска мөмкин.
- Тюбинглар белән шуучылар арасында имгәнүчеләр күбрәк. Гади чанага караганда, «ватрушка» зур тизлек җыя, өстәвенә әйләнә, алар белән идарә итүе авыр,
- Балаларны үзләрен генә чана шуарга җибәрмәгез. Куркыныч урыннарга бармаска тырышыгыз.
- Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән шуу куркыныч. Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.
- Таудан төшкәндә, бер-бер артлы шактый ара калдырып шуу ышанычлырак. Чаналар бәрелешергә мөмкин.
- Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш.
- «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тактырырга ярамый.
Вакытны телефонда, компьютерда үткәрмик, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуып, кышкы табигатьтә булып, файдалы итеп үткәрик!

К списку новостей