Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Канатлы дусларга бүләккә...
Опубликовано: 06.04.2019
Укучылар арасында "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Бик күп укучылар кемдер үзе, кемдер әтиләре белән тырышып сыерчык оялары ясадылар. Иң матур сыерчык оясы ясаучы укучылар билгеләнде. “Иң матур сыерчык оясы” номинациясендә Сабиров Ф., “Иң оригиналь сыерчык оясы" номинациясендә Мөбәрәков Д., “Иң уңайлы сыерчык оясы” номинациясендә Насыйров Р. җиңүчеләр булып танылды. Афәрин, егетләр!
Сыерчыкларны, элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Әлеге форсаттан файдаланып сыерчык оялары ясау буенча киңәшләр бирәсе килә.
Кошлар артык купшы “өй”ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш.
Картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга ярамый. Бу материаллар тавыш үткәрүчән, салкын көннәрдә ояда салкын, бик эссе вакытта артык кызу булачак. Мондый ояларның эчке ягы кош тырнаклары өчен уңайлы түгел. Алар өчен кытыршы өслек кирәк.
Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге — 20 см, “ишеге”нең диаметры 5 см итеп ясалырга тиеш.
Гадәттә, ояларны теләсә кайсы урынга эләргә ярый дип уйлыйбыз. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк икән. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны алар яратмыйлар. Тыныч урын сайлау отышлы.
Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. 2-3 метр биеклеккә генә эләсез икән, бала очырганда, мондый ояны песи сагалап торачак. Артык биек булса, баласын ашатканда, кошның өскә күтәрелгәндә хәле бетәчәк. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә.
Ояны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк. Аны төньякка яки төньяк-көнчыгышка каратып элү дөрес түгел. Бу яктан салкын җил исеп торачак. Шуңа күрә кошлар көньякка, көнчыгышка карап торганына өстенлек бирә.
Сыерчык оясын агачка йомшак тимерчыбык белән яхшылап бәйләргә киңәш ителә. Ояны бераз гына алга авыштырырга тырышыгыз. Бу кар, яңгыр керүдән саклаячак.
“Йорт”ларны бер-берсенә якын кую да дөрес түгел. Ояларның ераклыгы бер-берсеннән 30-40 метрдан ким булмасын.
К списку новостей













