Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Балалар китабы көне
Опубликовано: 02.04.20192 апрель – Балалар китабы көне. Бүген шушы уңайдан, укучылар белән, китапханәдә “Китап иле – серле дөнья” исемле түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә үткәрдек. Анда беренче китап кайда басылган, беренче татар китабының туган көне, татар язучылары, аларның әсәрләре турында фикер алыштык.
Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсенның туган көне белән бәйле.
Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.
Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар.
Беренче балалар китабы 1658 елда Англиядә басыла. Бу чех педагогы Ян Каменский тарафыннан төзелгән латин дәреслеге була. XVIII гасырда Даниэль Дефо һәм Джонатан Свифт исемле язучылар “Робинзон Крузо” һәм “Гулливер маҗаралары” исемле атаклы романнарын иҗат итә. Шушы китаплар барлыкка килгән көннән “балалар әдәбияты” дигән могҗизалы дөнья капкалары ачыла.
Балалар әдәбиятының “алтын чоры” дип XIX йөзне атыйлар. Бу чордан башлап сабыйлар өчен күпләгән мавыктыргыч әсәрләр иҗат ителә.
Күңелебезгә рухи азык бирүче китаплардан аерылмыйк!
К списку новостей













