Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Башлангычлар ГТО нормаларын тапшыра...
Опубликовано: 14.03.2019
Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде. Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, Интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора. Көнүзәк мәсьәлә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан күтәрелде. 2014 елның 24 мартында Россия Президенты Владимир Путинның илебездә ГТО нормативларын кертү турындагы Указга кул куюы шуңа этәргеч. ГТО – хезмәт һәм оборонага әзер (“Готов к труду и обороне”) дигәнне аңлата.
Башлангыч класс укучыларыбыз да физкультура дәресендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Урыннан ераклыкка сикерү, чаңгыда шуу, идәнгә ятып терсәктән гәүдәне күтәрү , турникта күтәрелү кебек спорт төрләрен уңышлы үти алдылар. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, һәр күнегүне төгәл үтәделәр.
К списку новостей













