• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Язгы бозда үз-үзеңне тоту һәм ташу вакытында куркынычсызлык...

Опубликовано: 11.03.2019

    Бүген сыйныф сәгатендә укучыларга язгы бозда үз-үзеңне тоту һәм ташу вакытларындагы куркынычсызлык кагыйдәләре кабат искә төшерелде. Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш. Хоккей уйнау өчен дә сулыклардагы бозның калынлыгы 15 см.дан ким булмаска тиеш. Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый. Ә инде балык тотарга яратучылар бәке тишкәндә, аларны бер-берсенә янәшә урыннарда тишмәскә тиешләр. Шулай ук, бер урында берничә кеше җыелып торудан да сакланырга кирәк.
    Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта да боз кинәт ватылып китә икән, паникага бирелмәскә, өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташларга, су өстендә торырга тырышырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз кырыена кулларыгызны киң итеп җәеп куеп тотынырга һәм аяк киемен салырга тырышырга кирәк, чөнки аяк киеме эченә су җыелып ул сезне су астына тарта башлаячак. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башлап бер аягыгызны, аннан соң әкренләп кенә икенче аягыгызны боз өстенә күтәрергә тырышырга. Башны һәрвакыт су өстендә тотарга һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырырга онытмаска.
    Әлеге гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.



К списку новостей