Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
"Ягез әле,кызлар" бәйгесе
Опубликовано: 07.03.2019
И хатын-кыз!
Әгәр син булмасаң,
Сүнәр иде дөнья,
Булмас иде җирдә тереклек.
Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә хатын-кыз бит. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң...
Бүген мәктәбебездә 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Ягез әле,кызлар!” уен-бәйгесе булып узды. Бәйге барышында кызларыбызның уңганлыгына, җитезлегенә, зирәклегенә, тапкырлыгына, артистлыгына һәм сизгерлегенә игътибар ителде. Һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кадерле әниләребез! Сез бит җир йөзен бизәп торучылар. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы, бәхетле, шат һәм сәламәт булсагыз иде. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык алып килсен. Ходай сезне үз рәхим - шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын...
К списку новостей













