Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Тәрбия сәгатьләрендә
Опубликовано: 06.03.2019Бүген укучыларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү максатыннан «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе» темасы буенча тәрбия сәгате үткәрелде.Әлеге чарада эчтәлекле презентация күрсәтелде, уеннар уйнатылды.
Халкыбыз элек-электән саулыкка зур игътибар биргән. Саулык - кешегә табигать тарафыннан бирелгән байлык, аның кадерен белергә кирәк. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу - болар барысы да физик сәламәтлек нигезе. Организмның үсүе өчен витаминнар һәм минераль матдәләр кирәк. Кеше азык белән бергә организмның үсүе, яшәве өчен кирәк булган барлык матдәләрне ала. Организм өчен төп энергияне углеводлар, аксымнар, майлар бирә. ( Углеводларга, аксымннарга, майларга бай продуктларны билгеләү).Бертөрле ашамлыклар кешегә хәрәкәтләнү, уйлау көче (бал, карабодай, йөзем һ. б.), ә кайберләре көч бирә (ит, май, эремчек, балык һ. б.). Укучыларның тырышлыгы ярдәмендә, без кириешки һәм чипсынын балаларга бөтенләй ашарга ярамаганын ачыкладык, икенче кириешкида концероген, ягъни начар чир китереп чыгара торган консервант бар икәнен белдек. Күп продуктларга кушылган добавкалар әле өйрәнелеп тә бетмәгән. Шоколадлар һәм кока-кола эчәкләргә зыян сала һәм тән тиресе авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Яратып ашый торган ризыкларының организмга зыяны һәм сәламәт тормышка начар яклары турында укучылар моннан соң да истә тотарлар дип ышанасы килә.
К списку новостей













