Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
«Ел класс җитәкчесе - 2019» зона этабы
Опубликовано: 09.02.2019
Класс җитәкчесе - класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Класстагы педагогик тәрбиянең төп максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, үстерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туплансын, максатлырак һәм үтемлерәк булсын өчен, даими бер үзәк - җыеп, туплап торучы даими бер көч кирәк. Класс җитәкчесе, гади генә итеп әйткәндә, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк ул. Үз эшчәнлегендә һәр нәрсәне искә алып, фәннәрне үзләштерүне һәм тәрбия максатларын да бербөтен итеп күзаллап, класс җитәкчесе укучылар тормышында алыштыргысыз бер роль уйный.
Класс җитәкчесенең иҗади эшчәнлегенә бәя бирү, аның абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын арттыру максатыннан, районыбызда «Ел класс җитәкчесе - 2019» бәйгесе бара. Безнең мәктәбебезнең математика укытучысы Мортазина Рәмзия Альбек кызы да бу конкурсның зона этабында уңышлы чыгыш ясады.
К списку новостей













