Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Әлфия Айдарская бездә кунакта
Опубликовано: 25.10.2018Бүген мәктәбебездә танылган композитор Сара Садыйкованың кызы, Газизова Әлфия Айдарская кунакта булды.
Әлфия Айдарская — Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Әлфия ханым 95 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес. Әнисе һәм шул чор сәнгать әһелләре турында сәгатьләр буе сөйли, аның әсәрләрен көйли-көйли, язылу тарихын бәян итә. Шагыйрьләрнең Сара Садыйковага атап язган шигырьләрен дә, әнисе турындагы төрле шәхесләрнең истәлекләрен дә туплый.
Халык күңеленә “Калфаклы сандугач” булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Күптән түгел “Бибиcара моңнары” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Анда данлыклы композитор, Г.Тукай премиясе лауреаты Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры урын алган.
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания” дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы — Әлфия Айдарская өйрәнеп, моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. “Бибиcара моңнары” — Сара Садыйкованың ноталы сигезенче басмасы.Безгә дә бушкул килми, истәлеккә китаплар, дисклар бүләк итеп калдыра.
К списку новостей













