Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Дәрестән тыш чаралар. "Кошлар көне"
Опубликовано: 11.04.2018
Туган якның бизәге сез,туган якның җаны сез
Туган якка сез бик кирәк, онытмагыз сез аны!
Ярый әле киткән чакта бөтенләйгә китмисез
Яз быел да бигрәк гүзәл, тик сез генә җитмисез.
Бала чактан ук һәркайсыбыз “Кошлар – безнең дусларыбыз“ дип кабатларга күнеккәнбез. Чынлап та, кошлар борын-борыннан ук кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп иткәннәр. Кешене кошларның матур төсе, моңлы итеп сайравы, тиз очышлары сокландырган...
Мәктәбебездә дә авыл клубы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, бик күңелле итеп, “Башваткыч” уены уйнап "Кошлар көне"н үткәрдек. Әлеге чараның төп максаты - кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Уен барышында укучылар үзара көч сынашты: кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Уенның җиңүчесе Шерматов Рәйхан булды.
Кошларны дусларыбыз дип санасак, без аларны яратыйк, яклыйк һәм саклыйк!
Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393
К списку новостей













