• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Авылдашыбыз, фронтовик язучы Әнәс Галиев

Опубликовано: 09.04.2018

    Бүген тәрбия сәгатендә авылыбыз Кушлавычта туган фронтовик-язучы Әнәс Галиевны искә алу кичәсе булып узды. Укучыларга язучы турында мәгълүмат бирелде. Аның әсәрләренең кыскача эчтәлеге белән укучыларгда китап укуга кызыксыну уяттык.

    Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 нче елның 3 нче апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Галиев Касыйм - Шимбер кешесе. Ул Кушлавычта 1901 нче елдан 1954 нче елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия, Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. (Хәбибулла хәзрәт белән Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кышкар мәдрәсәсендә сабакташ булганнар).

    Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936 -1939 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбьяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. 1940 нчы елны Кызыл Армия сафларына алына. Вакытсызрак чыкырылыш була шул. “Сез уңдыгыз, озак хезмәт итмәссез, 1939 нчы елда алынган егетләр белән борылып кайтырсыз!” – дип юраучылар да була. Ел ярымнан өйгә кайтырга дип исәпләп чыгып китәләр. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 нче елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев, чолганышта калып, «контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә һәм 1945 нче елның апреленә кадәр (союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче) фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. 1945 нче елның язында Германиягә союзниклар гаскәре кергәч кенә әсир Ә.Галиев азат ителә. Ярты елдан артык хәрби госпитальдә ятып, байтак дәвалангач кына ул яңадан аякка баса. Август азагында аягында йөри алучы бер төркем авыруларны демобилизациялиләр һәм товар вагоннарына төяп озаталар. Польша аркылы узу гына бер айга сузыла. Бик куп михнәтләр күреп Әнәс Галиев Казанга кайтып җитә. Озак еллар буе шәһәрдәге финанс оешмаларында—Татарстанның Финанс халык комиссариатының налоглар һәм җыемнар бүлегендә ревизор (1945—1949), хезмәт ияләре депутатларының Свердлов, Ленин, Киров, Бауман район советлары башкарма комитетларының финанс бүлекләрендә налоглар буенча инспектор ярдәмчесе, инспектор, өлкән инспектор, ә 1959 нче елдан 1973 нче елга кадәр хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәре Совет районы советы башкарма комитетының финанс бүлегендә дәүләт керемнәре инспекциясе начальнигы булып эшли.


Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393

К списку новостей