• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Аяз Гыйләҗевка багышлап...

Опубликовано: 18.01.2018

    Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 январенда Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз классын һәм Сарман урта мәктәбендә ун класс тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт колхозда эшли. 1948—1950 елларда ул — В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты, ә 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда яши һәм төзелештә ташчы, бетон коючы, бригадир һәм десятник профессияләрен үзләштерә. Аннары, яңадан Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә. 1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А. Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» журналлары редакциясендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында проза бүлеге редакторы вазифаларын үти. 1961 нче еллардан Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнде.
    17 нче гыйнвар көнне прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевка 90 яшь булыр иде. Шушы уңайдан бүген мәктәптә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. Шулай ук укучылар "Җомга көн кич белән" әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Бибинур" фильмын да карадылар.


Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393

К списку новостей