• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Тәрбия сәгатьләрендә... Батырлык...

Опубликовано: 17.01.2018

    “Батырлык” төшенчәсен аңлату, cугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул батырлык?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Сугышчан батырлыклар турында язылган китаплардан күргәзмә оештырдык. Тәрбия сәгатендә аеруча халкыбызның горурлыгы булган батыр кызларының берсе, очучы Мәгубә Сыртланова турында сөйләштек. Аның биографиясе һәм сугышчан юлы белән таныштык.
    1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ (1942-43 еллар), Тамань ярымутравы (1943), Кырым (1944), Львов-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә. М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. М.Х.Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә вафат була. Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.
    Тәрбия сәгате ахырында укучылар батырлык турында шигырьләр укыдылар. Аларның күзләрендә батыр халкы өчен чын горурлык хисләре чагылды. Укучылар кызыксынып күргәзмәдәге китапларны өйләренә укырга алып кайтып киттеләр.


Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393

К списку новостей