Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Болгар шәһәренә сәяхәт
Опубликовано: 14.06.2017Җәйге яллар чорына туры китереп һәм "Рәсәй көне" уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык. Барлык укучыларыбыз, мәктәп коллективы, дусларыбызны да дәшеп Болгар шәһәренә сәяхәт кылдык. Юл ерак кебек тоелса да югары комфортлы автобуста баргач арытмады. Әлеге автобусны Арча шәһәре "Боз сарае"ннан арендаладык, әлеге мөмкинлекне тудырган өчен аларның җитәкчелегенә дә зур рәхмәтлебез! Көне дә матур булды, иртәнге 6.00. бик илтифатлы йөртүчебез Илгиз абый автобуны ерак юлга кузгалтты. Матур музыка тыңлап, көн эсселәнүгә салкынча һава өреп баручы юл корабында бару бик уңайлы булды, дүрт сәгать тирәсе вакыт сизелми дә үтеп киткән...
Безне хозур Болгар шәһәре каршы ала. Ул дөрестән дә бик нык яңарган, матурайган!.. Алдан сөйләшеп кую буенча безне татар телле гидыбыз Люция Шамилевна каршы алды. Аның җитәкчелегендә әлеге тарихи шәһәребез турында шулкадәр күп мәгълүмат алдык, барлык биналарда, изге чишмәдә, Ак мәчеттә булдык. Экскурсия үзәге буларак махсус килешеп шәһәрчек буенча үз автобусыңда да йөрү каралган икән хәзер (анда кечкенә махсус ачык автобуслар да тәкъдим ителә), бик уңайлы булды... Кыскасы, барсагыз үкенмәссез! Шулкадәр матурлык, бик яхшы мөгальләмә, чын-заманча экскурсия үзәге...
Әлеге сәяхәтебезне оештыруда зур ярдәм иткән Арча шәһәре "Боз сарае" җитәкчелегенә, автобус йөртүчебез Ильгиз абыйга (автобус арендасы буенча аларга элемтәгә чыга аласыз), Болгар шәһәрчегендә безнең белән булган Люция Шамилевнага (сәяхәтебезнең ахыргы ноктасына кадәр безнең белән булып, озатып калды) олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Источник: http://qushlawich.ru
К списку новостей













