Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Туфан ага вафатына 5 ел.../ Tufan ağa wafatına 5 yıl...
Опубликовано: 02.05.2017
Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.
Бүген мәктәбебездә Бөек шәхесне искә алу максатыннан "Туфан - Туфан инде ул" дип исемләнгән фильм каралды. Шулай ук авыл музеенда Т.Миңнуллинга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштык. Быел Г.Тукай туган көненә килгәндә Разил Вәлиев югарыда әйтеп киткән фильмны бүләк итеп калдырды. Ул: "Туфан сезне, Кушлавыч халкын бик ярата иде"- диде. Бүгенге искә алу кичәсендә Туфан Миңнуллин турында яңгыраган җылы фикерләр аның рухына дога булып ирешсен иде.
Tufan Ğabdulla ulı Miñnullin (1935 yılnıñ 25 avgustı, Olı Märätxuca — 2012 yılnıñ 2 mayı, Qazan) — kürenekle tatar dramaturgı, yazuçı, publitsist, cämäğät eşleklese, säyäsätçe. TR Däwlät Şurası deputatı, Damir Siraciew premiäse, Musa Cälil premiäse, G. Tuqay isemendäge däwlät premiäse lawreatı, Qazannıñ şäräfle watandaşı. Tatar dramaturgiäsen, tatar teatrın SSRB xalıqları däräcäsenä kütärgän klassik dramaturg.
Bügen mäktäbebezdä Böyek şäxesne iskä alu maqsatınnan "Tufan - Tufan inde ul" dip isemlängän film qaraldı. Şulay uq awıl muzeenda T.Miñnullinğa bağışlanğan kitap kürgäzmäse belän tanıştıq. Bıyıl G.Tuqay tuğan könenä kilgändä Razil Wäliew yuğarıda äytep kitkän filmnı büläk itep qaldırdı. Ul: "Tufan sezne, Quşlawıç xalqın bik yarata ide"- dide. Bügenge iskä alu kiçäsendä Tufan Miñnullin turında yañğırağan cılı fikerlär anıñ ruxına doğa bulıp ireşsen ide.
Источник: http://qushlawich.ru
К списку новостей













