Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
СПИД - гасыр афәте...
Опубликовано: 01.12.2016
СПИД - гасыр афәте. СПИД белән авыручылар саны артып тора. Авыру акрынлап шәһәрләрдән авылларга да үтеп керә бара.СПИД - җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. 1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәк. Шушы максаттан чыгып, мәктәбебездә СПИДка каршы көрәш дәресе үтте. Укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатуны максат итеп куйган бу чара бик эчтәлекле үтте. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
К списку новостей