• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Ачык дәрестә...

Опубликовано: 28.11.2016

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Егерменче-утызынчы елларда Кәрим Тинчуринның иҗаты чәчәк аткан чор. Бу вакытларда ул үзенең иң уңышлы драма әсәрләрен иҗат итә. Башлангыч чор иҗатында үзен комедия остасы итеп танытса, егерменче ел урталарында Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа. Бу әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар театр сәнгатенең һәм музыкасының җәүһәрләренә әвереләләр.
Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары да ачык татар әдәбияты дәресендә Кәрим Тинчурин иҗаты белән таныштылар. Укытучы Әюпова Рания Фирдүсовна аларга драматургның иҗат үзенчәлекләрен төшендереп, аның төрле юнәлештә иҗат итүен күрсәтте. Шулай ук дәрестә шәхес культы корбаннары булган әдипләр турында да мәгълүмат бирелде. Дәрес ахырында "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек карадылар.

Дәресләрдә куллану өчен әлеге спектакльне мәктәп интернетында да ачыла торган итеп Кулланмалар каталогыбызга да куячакбыз.


Источник: http://qushlawich.ru/node/688

К списку новостей