• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне...

Опубликовано: 16.02.2016

1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды.
Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны мәктәпкүләм чараларда хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә.
Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары Әфган, Чечен һәм башка бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген каплый алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.


Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393

К списку новостей