Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Арская детская школа искусств"
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Галактионова, д. 26 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-05;+7(843)-663-17-45 |
| E-Mail: | arskdshi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБО ДО "Арская ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Сабирова Гульнара Барыевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 851 |
| У нас учат: | 53 |
Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Арская детская школа искусств" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Встреча с композитором Резедой Ахияровой 27.04.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбендә композитор, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Ахиярова белән очрашу булды. Очрашу диалог формасында узды. Резеда Зәкиевна үзенең иҗат юлы турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Очрашуда балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнашты. Алар композиторның төрле чорларда иҗат ителгән җырларын башкардылар. Резеда Зәкиевна сәнгать мәктәбенә җыентыклар һәм җырлар аудиодискаларын бүләк итте. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды.
-
Сөекле шагыйребезнең тууына 135 ел 26.04.2021

Һәр ел саен апрель аенда без татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Сөекле шагыйребезнең тууына 135 ел. Шул уңайдан Кырлайда зур шигырь бәйрәме узды. Анда сәнгать мәктәбенең "Күңелле балачак" вокаль ансамле (җитәкчеләре Фатыхова А.М., Ганиева А.И.), шулай ук "Ак калфак" вокаль ансамбле чыгыш ясап кайттылар.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" 25.04.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбенең 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалында эшләп килүче укытучылар Гарифуллина А.А., Мортазина А.А., Мөһәммәдиева Д.К. укучылары белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрделәр. Укучылар Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр укып, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
-
"Безнең Тукай бабабыз" 25.04.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Котдусова Г.Ф., Солтанова Г.М. әзерлек бүлеге укучылары белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Безнең Тукай бабабыз" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрделәр.
-
"Феерия аккордеона" 2021 25.04.2021

24-25 апрельдә Казанда баянда, аккордеонда һәм гармунда башкаручыларның "Феерия аккордеона" дип исемләнгән VI Халыкара бәйге-фестивале узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучысы Мингазов Самат(җитәкчесе Гайнуллин Б.М.) Баян "Соло" номинациясендә катнаштып II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Субботник 24.04.2021

#эковесна Всероссийский субботник 2021 АДШИ. Очистка прикрепленной территории парка Казан су
-
"Созвездие-Йолдызлык -2021" гала-концерт 23.04.2021

22 апрельдә Казанда УНИКС концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык -2021" фестиваленең Гала-концерты узды. Арча балалар сəнгать мəктəбеннəн Илзирə Сиразиева (җитәкчесе Чулпан Харисова) һәм Мөнир Марданов (җитәкчесе Гүзәл Минхаерова ) "Вокал-соло" номинациясендə (өлкән группа) III дəрəжə лауреат исеменə лаек булдылар.
-
Открытый урок Султановой Л.Г. 22.04.2021

Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Солтанова Г.М. укучылары белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Нинди генә илләр юк, нинди генә телләр юк" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде. Укучылар Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр укып, сорауларга җавап таптылар. Аларны өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.
-
Открытый урок Ахуновой Л.Г. 20.04.2021

Арча бабалалар сәнгать мәктәбенең 5 гимназия филиалы укытучысы Ахунова Л.Г. театр бүлеге укучылары белән "Без Тукай оныклары" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланды.
-
Субботник 18.04.2021

Преподаватели провели субботник по очистке территории Детской школы искусств.















