Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Гаилә бәйрәме 06.12.2024

Бүген мәктәбебездә Гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды. Кунакларның матур җырлары, биюләре, шигырьләре бәйрәмебезгә аерым бер ямь өстәде. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр үзләренең хисләре белән уртаклаштылар, укучыларга киңәшләрен җиткерделәр. Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса,балалар- гаиләнең көзгесе.Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә. Өметләр аклансын иде!
-
“Коррупциягә “Юк!” диик” 05.12.2024

“Коррупциягә “Юк!” диик” республика конкурсының район этабында призер булган 8 нче класс укучылары Самигуллина И., Петрова Ю., Николаева Р. ны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Ачык дәрес 05.12.2024

Буген математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста алгебрадан "Бербуыннарны тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар бербуыннарны үзара тапкырларга, бербуыннарны дәрәҗәләргә күтәрергә өйрәнделәр. Дәрестә яңа технологик алымнар кулланылды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
“Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 05.12.2024

Математика-физика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 5 нче класс һәм 6 нчы класс укучылары арасында “Математика илендә” дип исемләнгән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте. Уенның максаты һәм бурычлары: математика фәне буенча укучыларның белемнәрен ныгыту, фәнгә карата кызыксыну уяту, телдән хисап башкару тизлеген арттыру, саннар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
Уен 5 тудан торды. Укучылар математика фәнен белү буенча зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 6 нчы класс командасы җиңеп чыкты.
-
Физика-математика атналыгы кысаларында 04.12.2024

Физика-математика атналыгы кысаларында 4 декабрь көнне Григорьева Лена Илььясовна 8 класс укучылары белән физикадан “Пар ясалу һәм конденсациянең чагыштырма җылылыгы” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә кроссенс методы кулланылды. Укучылар физикадан үз белемнәренн күрсәтергә омтылдылар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, физика законнарының тормыштагы ролен күрсәттеләр. Яңа мәгълүматлар алдылар. Дәрес барышында төрле эш алымнары кулланылды. Дәрес бик эшлекле үтте.
-
Математик кичә 03.12.2024

Мәктәптә математика-физика атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында укучылар арасында "Математик кичә" уены үткәрелде.
-
Математика-физика атналыгы 02.12.2024

Мәктәптә математика-физика атналыгы башланып китте. Бүгеннән класслар арасында “Математик ярыш” игълан ителде. Атналыкның беренче көнендә укучылар математик ребуслар чиштеләр, кызыклы математик мәсьәләләргә җаваплар эзләделәр. Әлегә баллар буенча җиденчеләр беренче урында. Бу ярышта кайсы класс җиңү яулар? Барлык укучыларга да уңышлар телибез.
В нашей школе началась неделя математики-физики. С сегодяшнего дня все классы участвуют в “Математической гонке”. Ребята решали математические ребусы, отвечали на вопросы. Желаем удачи!
-
Әниемнең җылы кочагы 29.11.2024

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бәйрәм уңаеннан әниләрне кунакка чакырдылар. Балалар үзләренең иң матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын бүләк иттеләр.
Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз. Сезгә рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегезнең нурлы булуын телибез. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!
-
"Солдатский платок" 28.11.2024

И в этом учебном году продолжаем акцию "Солдатский платок". Активисты проекта "Важно быть вместе!" Абдуллин Карим Петрова Кристина и Шакирова Зарина вместе с руководителем проекта Муртазиной Ф.С. посетили семью контрактника Хасанова А. Прошла оживленная беседа, ребята получили ответы на интересовавшиеся вопросы, поздравили с выздоровлением сына и вручили родителям гостинцы и вышитый солдатский платок с логотипом Нусинская ООШ.
-
«Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» 28.11.2024

В преддверии празднования дня Государственного флага Республики Татарстан, с учениками 1-3 класса провели информационный час «День принятия Государственного флага Республики Татарстан». Говорили о том, когда появились первые флаги, что обозначают цвета триколора, в каких случаях поднимается флаг РТ. Дети узнали интересные факты о трех официальных символах: флаг, герб и гимн Республики Татарстан. Также провели мини-викторина на тему «Моя Республика». Главной целью мероприятия стало повышение национального самосознания, укрепление единства народа и популяризация флага Татарстана как символа, объединяющего жителей республики.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү алдыннан 1-3 класс укучылары белән «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрдек. Беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләштек. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук «минем Республикам» темасына мини-викторина үткәрдек. Чараның төп максаты милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын берләштерүче символ буларак популярлаштыру булды.
















