Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
“Пермь – бай тарихлы шәһәр» 16.12.2024

7 нче класс укучылары “Пермь – бай тарихлы шәһәр» дигән темага класс сәгате үткәрделәр. Алар Перемь шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар.
-
Голосуем за Пермь 16.12.2024

В 5 классе провели Разговор о важном, который был посвящён самому крупному по площади региону Приволжского округа – Пермскому краю, его столице Пермь.Узнали много интересного об этом городе, который в этом году претендует на звание молодёжной столицы России. Решили голосовать за Пермь.
-
Яңа ел рухы патшалык итә 14.12.2024

Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
"Кышлаучы кошларга җимлек- экологик акция!" 13.12.2024

Кыш җиттеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз,
Һәм кошларга эндәшәбез-
Рэхим итеп ашагыз!
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Носы мәктәбе укучылары елдагыча "Җимлек" акциясендә катнашалар -
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2024

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Конституция – илнең төп законы” исемле темага тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституция тарихы, Конституция төшенчәсе, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен викторина үткәрелде.
-
“Солдатка хат” 10.12.2024

Яңа ел теләкләре белән “Солдатка хат” акциясендә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.
-
Математика-физика атналыгын йомгаклау 09.12.2024

Бүген математика-физика атналыгына йомгак ясалды. Укучылар атналык дәвамында төрле бәйгеләрдә актив катнашып, биремнәр үтәп, “Математик ярыш”та көч сынаштылар. Ниһаять, ярышның җиңүчеләре билгеле. Беренчелекне 6 нчы класслар яулады, икенче урында 8 нче класслар, өченчедә – 7 нче класслар. Башлангычлар буенча: 1 нче урында 4 нче класслар, 2 нче урында 1, 3 нче класс укучылары. Укучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.
-
«Мы против коррупции!» 09.12.2024

К Международному дню борьбы с коррупцией в фойе школы, стремясь сформировать в обществе уважение к закону и нетерпимость к коррупционным проявлениям, была организована выставка-предупреждение под названием «Мы против коррупции!».
На выставке представлены книги, брошюры, разнообразные информационные материалы, посвященные проблеме коррупции. В рамках выставки проведены обзоры и беседы-обсуждения, о том, что такое коррупция, в каких формах проявляется (взяточничество, растрата, мошенничество, вымогательство, злоупотребление служебным положением, незаконные пожертвования и вклады), о влиянии коррупции на государство и общество, о мерах противодействия, об ответственности за коррупционные преступления и что каждый человек обязан жить и работать, руководствуясь законом.
-
1 декабрьдән Инвалидлар декадасы башланып китте. 08.12.2024

Бу көннәр җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр, презентация караулар оештырылды. 6 класслар "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темага презентация карадылар һәм әңгәмәдә катнаштылар.
-
Математикадан ачык дәрес 06.12.2024

Математика-физика атналыгы кысаларында Абдуллина Э.В. 5нче класста математика фәне буенча “Вакланмаларны чагыштыру” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Укучылар Кояш системасы планеталары буенча космик сәяхәт иттеләр. Дәрестә проблемалы укыту, индивидуаль эш, төркемләп эш алымнары файдаланылды. Дәрес куйган максатына иреште. Укучылар дәрестә яңа белемнәр тупладылар.
















