Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Атналыкның бишенче көне -“ Сәламәтлек көне” 31.01.2025

Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Шул уңайдан бүген сәламәтлекнең кеше тормышындагы роле һәм аны ничек сакларга икәне турында әңгәмә уздырдык. "Дөрес туклану- сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" сәхифәләре аша, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыртуларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру; ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык, бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан "Күңелле стартлар" эстафета уздырдык. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу көн балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!
-
Атналыкның дүртенче көне -“Матур язу көне” 30.01.2025

Матур язу күнекмәләренә укучы мәктәптә белем алуның беренче көннәреннән төшенә башлый. Нәкъ менә башлангыч сыйныфта матур язуга күп игътибар бирелә. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә бүген укучыларның матур, каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру максатыннан “Матур язу” конкурсы үткәрелде. Конкурста укучыларның язу осталыкларын тикшердек. Конкурста 1сыйныф укучылары арасында иң матур һәм грамоталы язучы Николаев Р., 3 нче сыйныфтан – Александрова А., 4 нче сыйныфтан -Степанов А. булып танылды. Аларга алга таба да зур уңышлар телибез. Калган укучыларга матур язу өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеге әйтелде.
-
Дус класс серләре 29.01.2025

Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләр комитеты класс җитәкчесе Григорьева Л.И. җитәкчелегендә “Дус класс серләре” конкурсының зона этабында катнаштылар. Алар “Дус класс серләре” дип исемләнгән күргәзмә якладылар, “Визит карточкасы” белән чыгыш ясадылар, “Иҗади проект” яклауда көч сынаштылар. “Без бергә, без булдырабыз!” Әфәрин!
-
Атналыкның өченче көнен - “Без табигать балалары” дип атадык. 29.01.2025

Укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү; эзләнү ярдәмендә мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү максатыннан бүген экологик КВН уздырдык. Әйе,кеше туган якны,аның табигатен ямьле булганга,рухи һәм матди азыкка(эчәр суы,туеныр азык,киенергә кием,җылынырга агач,нефть-газга) юмарт булганга ярата, мәхәббәт хисен җырларына салып җырлый. Димәк,Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше-табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен, Җир, Су, Һава, Кояш кирәк. Бүген без Кеше белән табигать арасында нинди бәйләнеш бар, шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек. Безнең бүген өч команда “Табигать дуслары”,“Яшеллек сакчылары” һәм “Планета хуҗалары” көч сынашты. Командалар бергәләп табигать белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, төрле ситуацияләр чиштеләр, сынамышлар, кроссвордлар табышмаклар белү буенча көч сынаштылар.
-
Ленинград блокадасы 28.01.2025

Бүген укучыларга Ленинград блокадасы турында нәфис фильм күрсәтелде. Нәфис фильм укучыларга бик нык тәэсир итте.
-
Атналыкның икенче көне - Китаплар көне. “Укы, уйлан һәм сөйлә!” 28.01.2025

Китаплар көненә балалар алдан ук зур тырышлык белән әзерләнделәр. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, татарча әкиятләр тыңладылар. Соңыннан яраткан әсәрләренең иллюстацияләрен дә ясадылар.
-
Башлангыч класслар атналыгының беренче көне "Уйла, яз һәм тикшер" 27.01.2025

Бүгенге заман кешесе нинди ситуациядә дә югалып калмаска, тормышта килеп чыккан проблемаларны чишә алырга тиеш. Ә шундый укучылар тәрбияләү – бүгенге заман укытучысының бурычы. Атналыкта шул максатны күздә тотып, «Уйла, яз һәм тикшер» дигән исем астында кроссвордлар чиштек, табышмаклар, шарадаларга җаваплар таптык. Бүгенге тормыш өчен логик фикерләүнең әһәмияте зур. Шуны искә алып, ике командага бүленеп логик фикерләүгә багышланган викторина үткәрелде.
-
“Яхшы һәм начар гадәтләр” 25.01.2025

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Яхшы һәм начар гадәтләр” темасына класс сәгате үтте. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләделәр.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен 22.01.2025

Сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле әйбере, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк. "Акчаны югалттым - берни дә югалтмадым. Вакыт югалды-күп нәрсә югалды. Сәламәтлегем югалттым-барысын да югалттым». Шуңа күрә балачактан үз сәламәтлегеңә сакчыл карау бик мөһим. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән бүгенге класс сәгатендә “Авырулар һәм аларны кисәтү” турыда сөйләштек. Фельдшер Сафина Л. Х. сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Шулай ук зарарлы гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт диета һәм үләннәр, җиләк-җимешләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләшенде. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы икәне әйтелде. Бүгенге әңгәмәдән балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле белемнәр, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
-
Безопасный интернет 21.01.2025

В 5 классе прошел классный час на тему: «Безопасный интернет». В рамках классного часа была затронута проблема безопасности при использовании детьми сети Интернет. Обучающиеся узнали о потенциальных рисках при использовании Интернета, путях защиты от сетевых угроз, о проблеме интернет-зависимости, о правилах поведения в социальных сетях. Просмотрев мультфильм «Дети и Интернет. Безопасный интернет. Правила поведения в интернете для детей», ребята подвели итог классного часа, выделив пять самых главных угроз в Интернете. Составили правила безопасности, которые помогут избежать интернет-зависимости.
















