Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Медаль тапшыру 14.02.2025

Бүген укучыларыбыз, Арча районы башлыгы И. Г. Нуриев, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы В.В. Сагитов белән берлектә, тыл ветераны, мәктәэпнең элекке хезмәткәре Сафина Әминә апага Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантасында катнаштылар, Әминә апага үзлэренең шигьри бүләкләрен җиткерделәр.
-
Бәйрәм котлавы язу 11.02.2025

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Мәктәбебез укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиздән җитәчәк Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлап, хатлар яздылар. Хатларында аларга сәламәтлек, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтүләрен, илебез язмышы өчен батырларча көрәшүчеләр белән горурлануларын җиткерделәр.
Учащиеся нашей школы написали поздравительные открытки солдатам, находящимся на зоне специальной военной операции.
-
Международный день безопасного Интернета 11.02.2025

Международный день безопасного Интернета (Safer Internet Day) ежегодно отмечается во всем мире во второй день (вторник) второй недели второго месяца года. В 2025 году он приходится на 11-е февраля. Всемирный день безопасного Интернета возник в январе 2004 года, а в России впервые прошел в 2005 году. Ежегодно назначается тема Всемирного дня безопасного Интернета. Она касается актуальных проблем в сфере защиты пользователей Сети и внедрения новых программ. В текущем году 11-е февраля проходит под девизом «Вместе за лучший Интернет» (Together for a better internet). Стремительное распространение интернет-технологий в повседневной жизни стало отличительной чертой нашего времени. Интернет как одно из наиболее значимых явлений прогресса радикально изменил и продолжает изменять жизнь современного человека. Будучи частью прогресса и его логическим этапом, Интернет сам превратился в определённого рода ступень для новых открытий и развития, которые уже немыслимы без него.
-
8 февраль. Яшь батырларның исемнәрен онытмыйк. 10.02.2025

Ел саен 8 февральдә без яшь герой - антифашистларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Истәлекле көнгә 8 февральдә мәктәбебездә укучылар өчен «Яшь герой - антифашистлар көне» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләнде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин кебек — диңгездә, Аркаша Каманин кебек — һавада, Леня Голиков кебек — партизан отрядында, Валя Зенкин кебек — Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш. Батырлык дәресе герой балалар турында кино карау белән үрелеп барды.Мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, гаделлеккә, җаваплылыкка өйрәтә.
-
«Бергә булу мөһим» 10.02.2025

Бүген мәктәпкүләм «Бергә булу мөһим» проекты кысаларында "Дивар сөйли" акциясе белән Сәрдәбаш авылында чыгыш ясадык.
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
-
Күргәзмә - “Бөек Җиңүгә 80 ел” 08.02.2025

Башлангыч сыйныфлар атналыгы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында “Бөек Җиңүгә 80 ел” баш астында күргәзмә оештырылды. Анда кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачучы, үз көчен һәм гомерен кызганмыйча, сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган кешеләр турында сөйләүче китаплар, сугыш чорындагы киемнәр, махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы якташларыбыз турында мәгълүматлар урын алды.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
-
Тырыш хезмәткәрләр бүләкләнде. 08.02.2025

7 нче февраль көнне Шушмабаш авыл җирлеге һәм "Северный" күмәк хуҗалыгының еллык хисап җыелышы булып узды. Җыелышка район башкарма кометиты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм башка оешма вәкилләре, шушы җирлектә эшләүче бюджет, күмәк хуҗалык хезмәткәрләре, эшчеләре катнашты. Бу чарада Носы төп мәктәбе инглиз теле укытучысы Мортазина Ф.С. МХО һәм ил вакыйгаларын чагылдырган күргәзмә-стендны халыкка тәкъдим итте. Җыелышта үткән эшләргә нәтиҗә ясалды, яңа эшләргә планнар каралды.
-
Хәрби патриотик айлык – “Солдатка хат” акциясе 08.02.2025

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Соңгы вакытларда бәйрәмнәр алдыннан солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатлар юллана. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Россия хәрбиләренә рәхмәт белдерү өчен «Солдатка хат» акциясенә кушылды. Якынлашып килүче “ 23 февраль - Ватанны саклаучылар” бәйрәме алдыннан җылы сүзләр һәм матур теләкләр белән хатлар яздылар. Бу хатларны кыска вакытлы ялга кайткан Николаев Марсель аша аның иптәшләренә юлладылар.
-
МХОдан ялга кайткан хәрби белән очрашу 07.02.2025

Башлангыч сыйныфлар атналыгы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында МХО зонасыннан ялга кайткан хәрби белән очрашу үтте. Якташыбыз, авылдашыбыз, МХО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Хәрби махсус операциянең беренче көннәреннән үк иптәшләре белән МХО үткән урында була.Әңгәмә вакытында ул армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында темага тукталды. Очрашуда катнашучылар барлык катнашучыларга махсус хәрби операция тизрәк тәмамлануын һәм исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр. Укучыларыбыз аның сөйләгәннәрен кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Укучылар шулай итеп чын геройлар янәшәдә генә икәнен күрделәр.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
-
“Гимнастерка кесәсендә җыр дәфтәре" 06.02.2025

Башлангыч сыйныфлар атналыгы һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында “Гимнастерка кесәсендә җыр дәфтәре" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Күпне кичергән халкыбызның ачы язмышы фронт җырларында, сугыш еллары җырларында ачык чагыла. Әлеге кичәдә без ул җырларның берничәсен хәтердә яңарттык, аларның язылу тарихлары белән таныштырдык. Яшь буынга бу җырлар иске, күңелсез булып тоеладыр бәлки, ә өлкән буын йөрәгендә алар бик зур урынны алып тора. Безгә Җиңү яулап биргән чиксез ихтирамга лаек затлар хөрмәтенә булса да, бу җырларны белергә, җырларга, тыңларга, оныттырмаска, мәгънәсенә төшенергә, аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025
#Победа80
















