Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Китаплар иленә сәяхәт. 07.11.2019

Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң ,ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази. Укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү, таушалган китапларны яңартырга өйрәтү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 7 нче ноябрь көнне, 1-3 класс укучылары белән “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырылды.
-
Ата – аналар җыелышы. 30.10.2019

29 нчы октябрь көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ата – аналар җыелышы булды. Җыелышта 1 нче чирек нәтиҗәләре, мәктәпнең эшчәнлеге темаларына чыгышлар тыңланды. Фикер алышуда әти –әниләр актив катнаштылар.
-
Географик диктант 28.10.2019

Географик диктант язу 12:00 сәгатьтә башланды. Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан быел беренче тапкыр узды. Анда уннан артык кеше катнашты. Акциядә катнашучылар 8-9 класс укучылары иде. Диктант язучылар 30 бирем сорауларына язмача җавап бирделәр. Биремнәр җиңел түгел. Кайбер сорауларга 1-2 минут эчендә җавап бирү таләп ителсә, аерым сорауларның дөрес җавабын 30 секунд эчендә белү кирәк иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошады. Диктанттан кем нинди билге алганлыгы әлегә билгесез. Диктант язуда катнашучылар үзләренең бүгенге нәтиҗәләрен уникаль идентификацион номер белән егерме көн үткәч кенә беләчәк. Ә сертификатлар бүген диктант язуда катнашкан һәркемгә бирелде.
-
Көзге бал 27.10.2019

25 нче октябрьдә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Көзге бал” бәйрәме булды. Кунакка килгән Сөмбелә белән бергә укучылар көз турында матур шигырьләр, җырлар , биюләр башкардылар. Көзге җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән композицияләр ясап алып килделәр. Бәйрәм ахырында дискотека булды. Бәйрәм бик күнелле узды.
-
Рәсем конкурсы 26.10.2019

Алтынчы класс укучылары арасында "Дүрт аяклы дустым" темасына рәсем бәйгесе үтте. Укучылар үзләре яраткан йорт хайваннары турында рәсем ясадылар, рәсемнәре турында сөйләделәр. Һәр укучының рәсеме һәм чыгышы үзенчәлекле булды.
-
Көзге бал 24.10.2019

24 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге бал үткәрелде. Бәйрәм куңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар белән үрелеп барды.
-
Мостай Кәримнең тууына 100 ел 23.10.2019

2019 нчы елның 20 октябрендә Башкорстанның халык язучысы Мостай Кәримнең тууына 100 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә язучының иҗатын өйрәнү буенча чаралар үткәрелде. Язучының китапларына күзәтү үткәрдек, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладык, спектакльләрдән өзекләр карадык. "Милләтемнең мәңге балкыр йөзек кашы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрдек.
-
Көзге фантазия 23.10.2019

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бу көннәрдә “Көзге бал” бәйрәменә әзерләнәләр. Алар төрле җиләк-җимешләрдән сувенирлар ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шигырьләр ятлыйлар.
-
Татарча диктант. 19.10.2019

Бүген мәктәптә укучылар һәм укытучылар татарча диктант яздылар.
-
Тату сыйныф серләре. 18.10.2019

Бүген 8 класс укучылары, әти-әниләре белән тату сыйныф серләре ярышында катнаштылар.
















