Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әниләр бәйрәме! 26.11.2019

Әни - һәркемнең иң кадерле һәм якын кешесе. Ул мәңгелек җылылык, мәхәббәт, изгелек символы. Ана булу - хатын-кызлардан зур сабырлык һәм фидакарьлек таләп итә торган зур җаваплылык. Әни булу - зур хезмәт. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәктә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтледә... Шушы уңайдан 5 нче класста әниләребезгә багышланган кичә уздырылды. Кичәдә әниләр катнашында төрле кызыклы уеннар уйнатылды, матур шигырьләр сөйләнде, теләкләр әйтелде. Укучылар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә укучыларга да, әниләргә дә бик ошады.
-
Газизләрдән газиз әнием. 23.11.2019

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. «Әниләр көне» дип аталган дата аналар турында хәстәрлек күрү һәм аларны берләштерү көне буларак Дәүләт Думасы тарафыннан 1998 елда кабул ителде. Шушы вакыттан тормышта да, гаиләдә дә аналарның бөеклеген данлау максатын күзаллаган бу көн һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләнә. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан, мәктәбебездә “Газизләрдән газиз әнием” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәмгә килгән әниләргә шигырьләр багышланды, җырлар җырланды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәм һәрбер укучы бу чарадан әниләребезне рәнҗетмик, аларны хөрмәт итик, яратып яшик, әниләребез — безнең күз нурларыбыз дигән уй белән таралышты.
-
ГТО значоклары. 22.11.2019

Укучыларга ГТО значоклары тапшырылды.
-
"Җәлил укулары". 22.11.2019

Укучыларыбыз "Җәлил укулары"нда катнашып кайттылар.
-
Университет талантов 21.11.2019

Наши ученики участововали на мероприятии Университет талантов.
-
Добрые крышечки 20.11.2019

Учащиеся МБОУ "Нусинская ООШ" участвуют в акции "Добрые крышечки".
-
День правовой помощи детям 20.11.2019

В школе прошли мероприятия, посвященные Дню правовой помощи детям. На протяжении нескольких дней школьники могли познакомиться с основными правами детей. Данная информация размещалась на стендах. В 1-9 классах проведены классные часы по правовому воспитанию учащихся.
-
Баскетбол. 19.11.2019

19 ноября у 5 класса был принят зачет по баскетболу. Все сдали на хорошо и отлично.
-
Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне. 18.11.2019

2005 елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, закон, кагыйдә бозучыларга каршы чыгу. Мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү максатыннан әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрелде.
-
"Карлыгач"ка кабул итү. 18.11.2019

16 нчы ноябрьдә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 2 класс укучыларын "Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү тантанасы булды. Укучылар Карлыгач биеклекләре, кагыйдәләре белән таныштылар. Карлыгачлар булгач тагын да тырышып укырга, үрнәк укучылар булырга сүз бирделәр.
















