Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бәйрәм бүген! 27.04.2019

Бар күңеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь бүген!
-Нәрсәдән бу ? - Мин беләм: бәйрәм бүген! бәйрәм бүген!
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә бәйрәм чарасы булды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр. Шигырь бәйрәмендә укучылар барысы да Тукайның әсәрләрен яттан сөйләделәр.
-
Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. 26.04.2019

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте.
Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап, Тукай, туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. Мәктәбебездә иртәдән бәйрәм рухы! Укучылар һәм укытучылар бу көнгә тырышып әзерләнделәр. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында сәнгатьле уку конкурсы үтте.
-
Өмәдә. 26.04.2019

Бүген чишмәләрне чистарттык. Укучыларның чишмәләргә уңай карашы сөендерә. Туган як чишмәләрен карап тору, аларны чистарту - безнең төп бурыч.
-
Туган тел көнендә. 26.04.2019

2-4 класс укучылары бүген туган тел көненә багышланган кысада катнаштылар. 9 класс укчылары Тукай эзләре буенча дигән уен уздырдылар. Укучылар бик күп яңа мәгълүмәт алдылар.
-
«Экологическая безопасность современных социально-экономических систем в ракурсе Хартии Земли» 24.04.2019

7 нче сыйныф укучылары Сагитова Н. һәм Төхфәтуллина Г. Арчаның икенче мәктәбе базасында үткән «Экологическая безопасность современных социально-экономических систем в ракурсе Хартии Земли» фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Урок цифры. 20.04.2019

Сегодня ученики посмотрели видеоурок "Управление проектами". «Урок цифры» — это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Фирмы «1С», Яндекса, Лаборатории Касперского, Кодвардса и Mail.Ru Group, а также Академии искусственного интеллекта благотворительного фонда Сбербанка «Вклад в будущее». «Урок цифры» по теме «Управление проектами» продлится с 15 по 19 апреля2019 года! Попробуй свои силы на «Уроке цифры»! Узнавай, как цифровой мир меняет профессии, почему программировать — это круто, и зачем даже в виртуальности нужна работа в команде!
-
Өмәдә. 20.04.2019

Бүген өмәдә актив катнаштык.
-
Тукайны онытмыйбыз. 20.04.2019

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Без – Тукай варислары” исемендәге шигырь укучылар конкурсында катнашып, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучысы Галиев Ф. 3 нче урынны яулады.
-
"Экояз 2019" 19.04.2019

"Экояз 2019" кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары иҗади эшләр бәйгесе үткәрделәр. Алар табигатьне саклауга багышланган шигырьләр, экоплакатлар ясадылар.
-
Арча балы-2019 19.04.2019

18 нче апрель көнне Арча мәдәният йортында “Арча балы- 2019” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә мәктәбебездән 8 нче класс укучылары Сафиуллин И. Һәм Шакирова З. катнашты. Өйрәнеп барган биюләрен югары дәрәҗәдә башкарып “Иң гүзәл пар” номинациясендә җиңү яуладылар. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
















