Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
“Онытылган уеннар” кичәсе. 09.11.2020

Буген 1-3 нче класс укучылары белән, дәресләрдән соң, "Онытылган уеннар" кичәсен үткәрдек. Әлеге кичәдә татар халкының онытылып баручы уеннарын искә төшердек. "Түбәтәй", "Әмбәләк", "Өчле бию", "Почмаклы уены". Уеннар балаларга бик ошады. Әлеге уеннарны, бик теләп, бергәләп уйнадык.
-
Сәламәтлек көне 31.10.2020

Укучыларга сәламәтлекнең яшәү рәвешебез,үз-үзебезнетотышыбыз белән бәйле булуын төшендерү, сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү максатыннан 31 октябрь көнне мәктәбебездә сәламәтлек көне үткәрелде.
-
Көзге калейдоскоп. 30.10.2020

Без бүген 1-3 класс укучылары белән көзгә сәяхәт кылдык. Төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, табышмаклар чиштек. Көзге үзгәрешләргә аңлатмалар бирдек. Көзге муллыкны чагылдырган рәсемнәр ясадык.Соңыннан көз темасына мастер-класс уздырдык.
-
Түгәктә. 27.10.2020

Мәктәбебездә дәресләрдән соң баскетбол түгәрәге эшли.Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр .
-
Көзбикәдә кунакта. 27.10.2020

Көзне бик күңелсез ел фасылы дисәләр дә, балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга, коеп яуган яңгыр вакытында кулчатыр астында торуларына да сөенә беләләр. Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 26 октябрьдә 2 һәм 4 сыйныфларда “Көзбикәдә кунакта” баш астында көз бәйрәме үткәрелде. Чарабыз бик күңелле узды. Балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
-
Көзге табигатьнең могҗизалары. 26.10.2020

Көз үзенең матурлыгы, хозурлыгы белән барлык тереклек дөньясын үзенә җәлеп итә. Аның шушы сыйфатларына шатланып 2 һәм 4 сыйныф укучылары “Көзге табигатьнең могҗизалары” дип исемләнгән искиткеч күргәзмә ясадылар. Анда укучыларның фантазияләреннән чыгып яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән ясалган кулэшләре, көзге матур букетлар урын алды.
-
Көзге композицияләр 23.10.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары зәвык белән эшләнгән композицияләрдән күргәзмә оештырдылар.
-
«Мин һәм Кызыл китап» 21.10.2020

7 нче класс укучылары «Мин һәм Кызыл китап» дигән конкурска әзерләнәләр. Конкурс өчен табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр әзерләделәр. Эшләнмәләрдән күргәзмә класс кабинетында урын алды.
-
Алтын көз рәсемнәрдә. 17.10.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән “Алтын көз” темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
15 октября - Всемирный День чистых рук 16.10.2020

15 октября по инициативе ВОЗ и Генеральной ассамблеи ООН совместно с Детским фондом ЮНИСЕФ с 2008 года отмечается «Всемирный день чистых рук».Основная цель всемирного дня чистых рук - привлечь внимание к своевременному и правильному мытью рук с мылом.Главная задача этого дня – сделать акцент на том, что эта несложная процедура является, по сути, самым эффективным способом не только защитить себя от множества опасных заболеваний, но и остановить их рост. Проведенная по правилам и своевременно, она помогает эффективно бороться с гепатитом и дизентерией, во многих случаях способна предотвратить острые респираторные заболевания (ОРЗ) и массу других недугов. Согласно статистическим данным, мытье рук с мылом при возвращении домой из общественных мест, а также после поездки в общественном транспорте, после посещения туалета и перед едой, снижает возможность возникновения острых кишечных инфекций и респираторных заболеваний. Сегодня в Сердебашской начальной школе прошел классный час на эту тему.
















