Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Югалган кешеләр. 30.11.2020

Югалган балаларны, өлкән кешеләрне табарга ярдәм итүне сорап язган белдерүләрне еш укыйбыз. 8-9 нчы класс укучылары белән шушы темага класс сәгате үткәрелде. Чит кешеләр белән үзеңне тоту, урманда, таныш булмаган урыннарда адашып калганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Эколята - молодые защитники природы 26.11.2020

С целью выявления экологически грамотных обучающихся, повышения естественнонаучной грамотности в МБОУ «Нусинская ООШ» провели Всероссийскую олимпиаду «Эколята - молодые защитники природы».
-
«Йолдызлы сәгать» уены 24.11.2020

7 класс укучылары арасында ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан «Йолдызлы сәгать» интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар уенда бик теләп катнаштылар. Туган як тарихы, күренекле шәхесләр, татар халкының бәйрәмнәре турындагы сорауларга дөрес һәм төгәл җаваплар бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Уенның жюрилары — сигезенче класс укучылары гадел нәтиҗә чыгардылар. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Әфәрин, укучылар!
-
Видеоконференция.
24.11.2020
Территориальном отделе Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан запланирован личный прием населения 24 ноября 2020 г. с 14.00 до 15.30 час в режиме видеоконференцсвязи.
-
“Сәламәт яшәү рәвеше”. 20.11.2020

8-9 нчы сыйныф укучыларына сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңладылар.Зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен тагын бер кат исбатладылар. Кызыклы сорауларга җавап таптылар. Уен укучыларга бик ошады.
-
Юлда да акыл кирәк. 18.11.2020

Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән чираттагы класс сәгатен юл йөрү кагыйдәләренә багышладык. Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.Чара барышында төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Аларны төгәл үтәмәгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бәхетсезлек очракларына мисал китерелде, үзләре ясап алып килгән рәсемнәргә аңлатма биреп киттеләр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен белү. 13.11.2020

8-9 нчы сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча “Своя игра” уены үткәрелде. Укучылар төрле кызыклы һәм файдалы сорауларга җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, ныгыттылар. Уен мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
-
Ярышлар үтә. 13.11.2020

Физкультура дәресендә 7 сыйныф укучылары арасында биеклекккә сикерү буенча ярыш үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
«Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» 13.11.2020

7 нче класста «Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл бел!» дигән темага уен-викторина үтте. «Динамит» һәм «Җилкән» командасы кагыйдәләрне белүдә көч сынаштылар. Ике команда да уенда актив катнашты. «Динамит» командасы җиңү яулады.
-
Төп дәүләт имтиханнары – җаваплы сынау. 11.11.2020

Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бу җаваплы чорда җаваплылык, игътибарлылык, сабырлык сыйфатлары укучыларга максатларына ирешергә ярдәм итәчәк.
















