Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Урок цифры - 2020 07.12.2020

Сегодня участвовали на Всероссийском образовательном акции "Урок цифры" - 2020. Ученикам показали презентацию на тему "Нейросети и коммуникации" и предложили участвовать на этом акции.
-
"Билгесез солдат көне" 03.12.2020

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шушы уңайдан мәктәбебезнең 1-3 нче класс укучылары белән класс сәгате үткәрдек. Соңыннан авылыбыз уртасында урнашкан обелискка венок куйдык.
-
Ачык дәрес. 03.12.2020

Тарих-география атналыгы кысаларында 8 нче класста җәмгыять белеменнән “Хәзерге җәмгыятьтә фән” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Укучылар җәмгыятьтә фәннең роле үсүе турында мәгълүмат алдылар. Дәрестә төрле алымнар уңышлы файдаланылды.Укучылар үз фикерләрен төгәл итеп әйтеп бирә алдылар.
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2020

3 нче декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә класс сәгате үтте. Укучылар белән Бөек Ватан сугышы геройлары, билгесез солдат, Хәтер китабы турында сөйләштек.
-
3 декабрь - «Билгесез солдат көне». 03.12.2020

Бу көн уңаеннан 7 нче класста билгесез солдатка куелган һәйкәлләр һәм мемориаллар буенча онлайн-экскурсия, «Безнең бабайлар - безнең геройлар» дигән темага әңгәмә үткәрелде.
-
Онлайн-олимпиада на образовательной платформе Учи.ру «Безопасные дороги» 02.12.2020

В период с 30 ноября по 11 декабря 2020 года на образовательной платформе Учи.ру проходит всероссийская онлайн-олимпиада «Безопасные дороги» на знание основ безопасного поведения на дорогах для школьников 1-4 классов. В нашей школе накануне старта олимпиады проведены открытые уроки по безопасности дорожного движения, размещены печатные версии информационно-иллюстрированного материала об основных правилах безопасного поведения детей на дорогах, так же организован просмотр мультипликационного ролика «Сказка о ПДД». Ученики нашей школы уже начали проходить обучающие задачи. Желаем успехов в основном туре!
-
Ачык дәрес. 02.12.2020

Тарих-география атналыгыкысаларында 5 нче класста “Һиндстанга диңгез юлы” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды. Укучыларны дәрес эшчәнлегенә юнәлтә торган әнгәмә оештырылды.Укучылар үз фикерләрен туплап үз сәяхәтләре белән таныштыра алдылар.Дәрестә Сингапур структурасы уңышлы файдаланылды.
-
«Җир Минераллары” күргәзмә. 01.12.2020

Носы төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих- география атналыклары уза. Атналык барышында «Җир Минераллары” дип исемләнгән минераллар җыелмалары күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
-
СПИД-гасыр бәласе. 01.12.2020

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 9 нчы класста «СПИД- гасыр бәласе» дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы аңлатылды, статистик мәгълүматлар белән таныштылар. ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы икәнлеген белделәр.Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәклеген төшенделәр.
-
Тарих-география атналыгы 30.11.2020

30 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә тарих-география атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында 5-6 нчы класс укучылары арасында “Борынгы Мисыр” дип аталган интелллектуаль уен уздырылды. “Тарихчылар” һәм “Фиргавеннәр” командасы үзара көч сынашты. Укучылар фән буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр, дәрестә алган белемнәрен уңышлы файдаландылар.Уен укучыларга бик ошады.
















