Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
“Юл кагыйдәләрен нык бел!” 21.12.2020

Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт һаләкәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен каты бозуы белән бәйле. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим. Шул максаттан, 2 һәм 4 класс укучылары белән, “Юл кагыйдәләрен нык бел!” темасына әңгәмә уздырылды.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 19.12.2020

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлектә “Күңелле стартлар” үткәрдек.
-
Мы любим литературу и изучаем русский язык 17.12.2020

С целью повышения интереса учащихся к учебной деятельности было организовано внеклассное мероприятие по русскому языку и литературе среди учащихся школы. Оно способствовало развитию общеязыковых, интеллектуальных и познавательных способностей школьников, навыков сотрудничества, также выработке самодисциплины и самоорганизации.
-
Ачык дәрес. 11.12.2020

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Ачык дәрес. 10.12.2020

Математика –физика атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында физика укытучысы Григорьева Лена Ильясовна 7 нче класста “ Динамометр” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Дәрестә Сингапур стру ктурасы уңышлы файдаланылды.
-
Математикадан ачык дәрес 10.12.2020

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллина Э.В. 5 нче класста «Турыпочмаклыкның, квадратның, турыпочмаклы өчпочмакның мәйданнары» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле эш формалары кулланылды, укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
Җимлек ясадык 10.12.2020

Кышкы чор - кошлар өчен иң авыр вакытлар.Үсемлек орлыклары кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучлары мәктәп янына җимлекләр ясап элделәр. Көн саен кошларга җим салып торалар.
-
Атналыкта 09.12.2020

Бүген математика һәм физика атналыгы уңаеннан математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класс укучылары белән "Математиклар ярыша" дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде.
-
Истәлек тактасы ачу тантанасы 09.12.2020

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. 9 нчы декабрь көнне мәктәбебездә белем алган Галимова Дания Һадиҗан кызы хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы булды.
-
«Яңа ел маҗаралары» дип исемләнгән математик ярыш-уен 08.12.2020

Мәктәптә математика-физика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында математика укытучысы Абдуллина Э.В. 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары катнашында «Яңа ел маҗаралары» дип исемләнгән математик ярыш-уен үткәрде. «Кыш бабай» һәм «Кар кызы» командалары көч сынаштылар, төрледән төрле ярышларда үзләрен сынадылар. Тапкырлыкларын, зирәклекләрен, математика фәне буенча белемнәрен, командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр. «Кышкы разминка», «Кыш бабай бухгалтериясе», «Мәсьәләләр сандыгы», «Геометрик табышмаклар», «Яңа ел открыткасы», «Кем тизрәк?» конкурсларында катнашып, һәр команда үз чырышысын бизәү өчен уенчыклар туплады. Уен-ярыш «Кар кызы» командасының җиңүе белән тәмамланды. Математик уен күңелле үтте.
















