Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Без- Карлыгачлар! 14.11.2018

Бүген икенче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, районыбыздагы “Карлыгач” оешмасына кабул ителделәр. Чарада укучылар «Балачак» иленә сәяхәт кылып, төрле сынаулар аша үттеләр, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, карлыгачлар булырга әзер икәнлекләрен раслый алдылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.
-
ОГЭ, ЕГЭ әзерлек 01.11.2018 Каникул вакытында ОГЭ, ЕГЭ әзерләү буенча график төзелде. 9, 11 нче класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.

-
Башлангыч класс укучылары олимпиадасы- математика 01.11.2018 2 класс укучысы Фәттәхова Ания математика фәненнән район олимпиадасында призер булды. Молодец!

-
Башлангыч класс укучылары олимпиадасы- рус теле 31.10.2018 2 класс укучысы Фәттәхова Ания, 3 класс укчысы Мөхетдинов Әнгам рус теленнән район олимпиадасында призер булдылар. Аларга киләчәктә уңышлар!

-
Көзге бал. 26.10.2018

Бүген мәктәбебездә өлкән сөйныф укучылары катнашында "Көзге бал" үткәрелде. 8-11 класслардан "Көз короле" һәм "Кыз королевасы" бәйгесендә үзара көч сынаштылар. Барлык класслар бик зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. "Көз короле" исеменә 11 класс укучысы Шаһисламов Әлфис, "Көз королевасы" исеменә 11 класс укучысы Шамсетдинова Илүзә лаек булдылар. Котлыйбыз!!!
-
Вожатыйлар эшчәнлеге 25.10.2018

Һәр атнаны мәктәбебез варислары башлангыч сыйныф укучылары белән төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр үткәрәләр.
-
Дәүләт депутаты катнашында парламент дәресе. 20.10.2018

10-11 нче сыйныф укучылары белән тарих укытучысы Хәсәнова А.М. ачык парламент дәресе үткәрде. Быел дәреснең темасы "Парламент, җәмгыять һәм мин" . Дәрескә Дәүләт депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Закиров Ринат Зиннур улы да кайтты. Укучыларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 18.10.2018

“Сөмбелә” – уңыш, муллык-туклык бәйрәме. Мәктәбебездә дә әлеге бәйрәм зур әзерлек белән үткәрелде. Чара көз темасына шигырьләр, әкиятләрне сәхнәләштерүләр, төрле җыр- биюләр, уен-бәйгеләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне оештырган 5 нче сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчеләре Г.Т.Лотфуллинга зур рәхмәт .
-
Өлкәннәр ункөнлеге 09.10.2018

Өлкән кешеләр - хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.
Мәктәбебез тимурчылары һәрвакыт ялгыз әби- бабайларның өйләренә барып хәлләрен беләләр, булышалар. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.


















