Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Шорт- трек 19.02.2019

Хәрби дан айлыгы кысаларында 1-6, 7-11 класс укучылары арасында Шорт- трек буенча ярышлар узды. Ярышлар бик җанлы үтте. Һәр төркемдә кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр билгеләнде, аларга грамоталар тапшырылды. Киләчәктә дә укучыларыбызга спортта зур уңышлар теләп калабыз.
-
М.Җәлилне искә алу кичәсе 18.02.2019

18нче февраль көнне башлангыч класс укучылары туган көне уңаеннан Герой шагыйрь М.Җәлилне искә алу кичәсе үткәрделәр. Аның тормыш юлын, балалар өчен язган шигырьләрен сәнгатьле укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Батыр, Ватанга тугърылыклы милләттәшебезне беркайчан да онытмыйк!
-
Тарих, җәмгыять белеме атналыгы 16.02.2019

11.02.2019-16.02.2019 көннәрендә мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы булып узды. Укучыларыбыз Наласа музеена экскурсия ясадылар, җәмгыять белеме буенча интеллектуаль уенда катнаштылар,Сталинград сугышында җиңүгә 76 еллык уңаеннан документаль фильм карадылар,“Шәҗәрәләр- нәсел агачы” шәҗәрәләр конкурсында катнаштылар, армия сафларында хезмәт итүче егетләребезгә хат яздылар. (Хасанова А.М., Мифтахова Л.Р.)
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2019

М. Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле.
Бүген Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде: аның шигырьләренә рәсемнәр ясалды, күргәзмә оештырылды, тормыш юлы һәм иҗаты буенча тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Тирәнәя һаман яралар... 14.02.2019

Бүген мәктәбебездә "Тирәнәя һаман яралар..." исеме астында Афганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз белән очрашу кичәсе булды. (кичәне әзерләде: тарих укытучысы Хасанова А.М.)
-
9 нчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе. 13.02.2019

13 нче февраль көнне 9 нчы сыйныф укучыларының рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе булды. Әлеге әңгәмә нәтиҗәләре буенча алар төп дәүләт имтиханнарына кертеләчәкләр.
-
Класс җитәкчесе конкурсы 12.02.2019 12 нче февраль көнне Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә 6 нчы сыйныфларның җитәкчесе Зарипова Р.Ф. "Класс җитәкчесе" конкурсы кысаларында 5 нче сыйныфларга тәрбия дәресе бирде.

-
Көрәш 11.02.2019

Ашытбаш мәктәбендә 9 нчы февраль көнне көрәш ярышы узды.Бәйгедә 3 сыйныф укучысы Мөхетдинов Әнгам 2 нче урынга, 5 сыйныф укучысы Төхфәтуллин Әмир 3 нче урынга, 5 сыйныф укучысы Вәлиев Илфар 4 нче урынга лаек булдылар (тренерлары Лутфуллин Таһир Әхмәтович) Молодцы!
-
Ел укытучысы 08.02.2019

8 нче февраль көнне класс җитәкчеләре һәм педагог - организаторлар арасында зона конкурсы туры үтте.6 мәктәп катнашты. Укытучылар тәрбия дәресләр күрсәттеләр. 2,5,6 нчы сыйныф укучылары дәресләрдә бик актив катнаштылар.
-
ФОРПОСТ 07.02.2019

Буген мәктәбебездә "ФОРПОСТ" оешуның 20 еллыгына багышланган зона ярышы булып узды. Районның 7 мәктәбе ( Урта гомуми белем мәктәпләре: Арчаның 6 нчы номерлы, Наласа, Иске Чүриле; Төп мәктәпләр: Түбән-Аты, Утар-Аты,Кушлавыч,Кәче) 7 төрле конкурста көч сынаштылар. Барлык укучыларыбыз да физик , акыл якларыннан бик көчле булуларын күрсәттеләр. Нәтиҗә: Iурын - Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе,II урын- Иске Чүиле урта мәктәбе,IIIурын- Наласа урта мәктәбе, IVурын-Кәче төп мәктәбе, Vурын-Утар-Аты төп мәктәбе, VIурын -Түбән Аты төп мәктәбе, VIIурын-Кушлавыч төп мәктәбе. I нче һәм II нче урын алган командаларыбыз финал ярышларында көч сынашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!


















