Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Башлангыч класслар атналыгы 01.12.2018

26.11.2018-01.12.2018 көннәрендә мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы уздырылды. Анда түбәндәге чаралар үткәрелде:
1."Минем әнием"- рәсем конкурсы. "Эрудитлар"-укучылар арасында ярыш.
2."Бантик бәйрәме". Дәфтәрләр күргүзмәсе.
3."Күңелле стартлар", Татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнау.
4.Авылыбызның шагыйрәсе Н.Гөлчирә белән очрашу. "Оста куллар" түгәрәгендә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә.
5."Балалар язучысы Ш.Галиевка 90 яшҗ"- класс сәгатьләре. Чараларда укучыларыбыз, хәтта укытучыларыбыз да бик теләп катнаштылар. Атналык күңелле һәм тәрбияви көчтә үтте.
-
Всероссийская контрольная работа по информационной безопасности 24.11.2018 С 8 октября 2018 года стартовала Всероссийская контрольная работа по информационной безопасности на сайте www.Единыйурок.дети. 24 ноября учащиеся нашей школы на сайте прошли тестирование, разделенное для трех возрастных категорий: младшая группа (6-11 лет), средняя (12-16 лет) и старшая (17-19 лет). В каждом тесте были представлены 20 вопросов, разработанные с учетом возрастной группы и включающие основные аспекты информационной безопасности: информационные, потребительские, технические и коммуникативные аспекты информационной безопасности. В конце теста ученики узнали сразу результаты своего тестирования, а также получили бесплатный электронный документ об успешном прохождении контрольной работы и об участии в Едином уроке безопасности в сети «Интернет» в 2018 году со своими результатами.

-
Әниләр бәйрәме 23.11.2018

Бүген мәктәбебездә “Әнием- кадерлем” дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәм Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык- кайда дөреслек!?” дип исемләнгән спектакле белән башланып китте (җитәкчеләре- Г.В.Габдрахманова, Г.Р. Шагисламова). 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Габдрахманова Г.В. әзерләгән концерт өлеше Арча сәнгать мәктәбе филиалы буларак эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбызның бик зәвыклы чыгышлары белән үрелеп барды (җитәкчеләре- Ахунова Л.Г., Исмәгыйлева А.Ә., Сафиуллин Б.М.). Бәйрәм ахырында барлык укучылар әниләренә үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Кичәдә катнашучы барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!
-
Әниләргә буләк 22.11.2018

Башлангыч сыйныф укучылары вожатый апалары белән бергәләп әниләренә бүләк әзерләделәр.
-
Гариф Ахунов премиясе 21.11.2018

Бүген Арчаның сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру бәйрәме узды. Билгеле булганча, премия 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге якташыбызның күркәм эшен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Бәйгедә мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә “Драматургия” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бәйрәмдә әлеге бәйгедә катнашып, иҗат дөньясында ныклы адымнар белән атлап баручы мәктәбебез укучысы, авылдашыбыз, “Казан утлары” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллинны күрү аеруча күнелле булды. Ул Камиләгә алга таба да иҗади унышлар теләде.
-
Бөтенроссия конкурсында 17.11.2018

Укучыларыбыз Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән ”Гасырлар авазы” Бөтенроссия фестиваль-конкурста II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре - Ахунова Л.Г.
-
Көрәш бәйгесе 17.11.2018

Бүген мәктәбебездә Игенче агрофирмасы призына 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында татарча көрәш буенча ярышлар булып узды.
-
Рус теле - сынап карау 16.11.2018 9 нчы класс укучылары рус теле фәненнән чираттагы сынап карау эшләрен башкардылар.

-
10 нчы сыйныф - математика 16.11.2018 16 нчы ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән белем дәрәҗәләрен тикшерү эше булды.

-
Тату сыйныф серләре 16.11.2018

Наласа мәдәният йортында укучылар һәм әти-әниләр комитеты белән берлектә уздырыла торган "Тату сыйныф серләре" дип аталган ярышның зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре сыйныф җитәкчеләре Лотфуллин Г.Т. белән берлектә бик матур чыгыш ясадылар.


















