Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
“Без бергә” халык иҗаты балалар фестиваленең зона ярышы 11.04.2023

Бүген, Мөндеш башлангыч мәктәбендә оештырылган, “Гөлкәйләрем” инструменталь ансамбленә йөрүче укучылар “Без бергә” халык иҗаты балалар фестиваленең зона ярышында катнаштылар. Бәйге Казан шәһәренең 189 нчы номерлы “Заман” гимназиясендә үткәрелде. Укучылар “Зәңгәр чиләк” көен уйнап, матур чыгыш ясадылар.
-
"День космонавтики. Мы первые!" 10.04.2023

День космонавтики - исторически важный праздник для всей ракетно - космической промышленности. В связи с этим было проведено внеурочное занятие на тему "День космонавтики. Мы первые!"
-
Тотальный диктант 10.04.2023

Доброй традицией для нашей школы стало проведение Тотального диктанта. Это ежегодная акция проверки грамотности для всех желающих. В 2023 году автором текста Тотального диктанта стал Василий Авченко.
-
1 нче класска керүче балаларны мәктәпкә әзерләү эше дәвам итә 10.04.2023

1 нче класска керүче балаларны мәктәпкә әзерләү эше дәвам итә. Бүген укытучы Йосыпова Р. К. аларга "12 апрель-Космонавтика көне" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Балалар үз куллары белән ракета ясап ябыштырдылар.
-
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне 10.04.2023

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Бүген “Мөһим сөйләшү” дәресендә балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру; космоска кызыксыну уяту; туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү; балаларның сүз байлыгын активлаштыру; тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү максатлары күздә тотылды. Дәрестә укучылар космос турында куп мәгълүмат тупладылар.
-
"День космонавтики. Мы первые!" 10.04.2023

Разговоры о важном в 5 классе "День космонавтики. Мы первые!"
-
Остазлардан үрнәк алабыз 08.04.2023

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә белем алган, шул ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән педагог, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге мөдире Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы белән очрашу оештырылды. Бу очрашу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тотты.
-
1 нче класска укырга керәчәк балалар белән эшләү дәвам итә 07.04.2023

1 нче класска укырга керәчәк балалар белән эшләү дәвам итә. “Математика”, “Хәрефләр”, “Табигать” дип аталучы тукталышларда булу, андагы биремнәрне үтәү кызыклы булды.
-
ПДН инспекторы Усманова Энҗе Сәләховна һәм участковый Маннанов Фәнгиз Вәгизович белән очрашу 07.04.2023

Яшьләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 7 апрельдә мәктәптә ПДН инспекторы Усманова Энҗе Сәләховна һәм участковый Маннанов Фәнгиз Вәгизович белән очрашу оештырылды. Балалар белән сөйләшкәндә инспектор юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Полиция хезмәткәре бу кагыйдәләрне үтәү кирәклегенә җентекләп тукталды. Әңгәмәдә Энҗе Сәләховна урлау, талау, акча талап алу кебек җинаятьләр өчен нинди җаваплылык каралганын, җинаять җаваплылыгының ничә яшьтән башлануын һәм җинаятьләр өчен нинди җәзалар кулланылуын аңлатты. Инспектор урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте, мәктәп укучыларына спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны, шулай ук бу зарарлы гадәтләрнең куркыныч булуын аңлатты. Балалар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
-
Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре 07.04.2023

2023 нче ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 г сыйныф укучылары белән “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Максаты- балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү,өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү, йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү. Укучылар кызыклы һәм бай эчтәлекле әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.








