Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Тукай теле — туган телем! 26.04.2023

Туган ягыбызга тагын апрель килде. Кояшлы матур көннәре, җырчы кошлары белән бергә, ул - безгә бөек Тукаебызны бүләк иткән ай. Бүген , 26 нчы апрель көнне, Габдулла Тукайның тууына 137 ел булды. Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә бөек шагыйребезне искә алуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә аның тормыш юлында булган вакыйгаларга күзәтү ясалды, шиырьләре укылды, җырлары башкарылды, курайчы егетебез “Тукай моңнары”н бүләк итте. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!
Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
-
"День труда. Мир профессий" 24.04.2023

Сегодня проведено внеурочное занятие для обучающихся 1-2Г классов по теме "День труда. Мир профессий." Цель занятия: расширять представление обучающихся о значении труда в жизни общества, о профессиях; воспитывать уважительное отношение к людям разных профессий и результатам их труда.
-
Субботник 22.04.2023

Сегодня в нашей школе прошёл очередной субботник.
-
"Моңлы сазым" районкүләм әдәби-музыкаль бәйге 21.04.2023

20 нче апрельдә башлангыч сыйныф укучылары Арча муниципаль районы "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе "Казан арты" тарих-этнография музее оештырган Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган "Моңлы сазым" районкүләм әдәби-музыкаль бәйгесендә катнаштылар. Рәхмәтуллина Нурзилә (җитәкчесе Рәхмәтуллина А.Р) "Ижат" номинациясендә 2 нче урынга, Зиннәтуллина Ләлә (җитәкчесе Рәхмәтуллина А.Р) “Җыр” номинациясендә 2 нче урынга лаек булдылар. 3 нче класс укучылары – “Энҗе бөртекләре” ансамбле (җитәкчесе Гыйбадуллина И.Г), Гайнетдинов Алмаз (җитәкчесе Гайнетдинова А.А.), 4 нче класс укучысы Якупова Розалина (җитәкчесе Шиһабиева Л. Р. ) дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
2023 ел-Укытучылар һәм остазлар елы 20.04.2023

Район мәдәният йортында "2023 ел-Укытучылар һәм остазлар елы" уңаеннан матур чара булды. Бу чарага безнең мәктәп коллективы да чакырылган иде.
-
"Без срока давности" 19.04.2023

Сегодня прошел единый урок " Без срока давности" в рамках Дня единых действий, приуроченного ко Дню единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годов.
-
Тренинговое занятие "Сила спокойствия" 19.04.2023

В рамках недели психологии классный руководитель 9 класса Шакирова Гузалия Камиловна провела тренинговое занятие "Сила спокойствия".
-
"Ответственный выбор" 18.04.2023

18 апреля в рамках недели психологии в 6 классе было проведено тренинговое занятие "Ответственный выбор". Формирование образа будущего, пропаганда здорового образа жизни, осознание личной ответственности за своё поведение и выбор жизненного пути - вот главные цели данного занятия. Учащиеся поняли, насколько важно сегодня сделать верный выбор. Кроме того, ребята осознали, что научиться говорить "нет" необходимо для того, чтобы жить своей жизнью.
-
"Туган телемнең серләрен ачам" районара фәнни-гамәли конференциясе 18.04.2023

Бүген Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча "Милли эзләнүләр" проекты астында үтүче Россиядә укытучылар һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елларына багышланган укучылар һәм укытучыларның "Туган телемнең серләрен ачам" районара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. 4 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә 3 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия 3 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Йөзлекаева Азалия 2 нче урын, 4 нче сыйныф укучысы Гыйләҗетдинов Рәмис актив катнашу өчен диплом белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"МИН АРЧА БАЛАСЫ" 18.04.2023

Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне Арча укучылар сарае һәм музей хезмәткәрләре оештырган "МИН АРЧА БАЛАСЫ" проекты кысаларында үткәрелгән квестында 11нче сыйныф укучылары Гыйләҗиева Гүзәл-1нче урынны, ә Хөсәенов Әмин-2нче урынны яуладылар.Укучыларыбызның уңышлары киләчәктә дә дәвамлы булсын!








