Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Әлдермештән Әлмәндәр 27.11.2023

Бүген башлангыч сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасын карадылар.
-
Туган тел атналыгын йомгаклау 25.11.2023

Туган тел дип әйтүгә Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Безнең туган татар телебез чынлап та бик матур. Ул безнең өчен әткәбез-әнкәбез кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйбыз без. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Укучыларны үз телендә аралаштыру, туган телне ярату тәрбияләү максатыннан 20 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр бездә Татар теле атналыгы игълан ителде. Атна буе күп төрле эшләр башкарылды. Бүген атналыкны йомгаклап төркемнәр арасында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкта, зирәклектә көчләрен сынадылар, үзләренең белемнәренең сыйфатын тикшерделәр.
-
Психология атналыгы 25.11.2023

Мәктәбебездә психология атналыгы бара. Атналык кысаларында 7нче сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул шатлык?" дип исемләнгән акция үткәрелде. Укучыларның һәркайсы үзенчә "психология", "шатлык" атамасын ачыкладылар, үзара мөнәсәбәт кагыйдәләрен билгеләделәр, әлеге темага ясалган стенд буенча фикер алыштылар, үз фикерләрен язып та куйдылар.
-
Әниләр көне 24.11.2023

Әни! Нинди назлы, нинди кадерле сүз. Бүген мәктәбебездә "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Башлангыч класс укытучылары әниләргә матур бәйрәм чарасы әзерләсә, укучылар үз куллары белән матур бүләкләр ясап әниләрен сөендерделәр.
-
Әкият – ул бөек могҗиза 23.11.2023

Әкиятләр – ул халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай була. Гомумән, әкият – ул бөек могҗиза. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлыкка, батырлыкка чакыра. Шушы максатлардан бүген без укучылар белән татар халык әкиятләрен искә төшердек. Укучылар үзләре яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерделәр. Шул рәсемгә туры килгән өлешен сөйләп тә күрсәттеләр. Үзара аралашып, фикерләшеп эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп сөенделәр.
-
"Туган телем - иркә гөлем" атналыгы 22.11.2023

"Туган телем - иркә гөлем" атналыгы кысаларында, бүген укучылар белән шигъри кичә үткәрелде.
-
"Туган телем - иркә гөлем" атналыгы дәвам итә 21.11.2023

"Туган телем - иркә гөлем" атналыгын дәвам итәбез. Бүген укучылар халкыбызның милли бизәкләре, киемнәре, тормыш-көнкүреше белән таныштылар. Укытучылар Йосыпова Р.К., Низаметдинова С.И. укучыларны мәктәп музеена алып керделәр.
-
Профориентационный проект "Билет в будущее" 20.11.2023

В рамках Всероссийского профориентационного проекта "Билет в будущее" учащиеся 8-9 классов побывали в Арском педагогическом колледже имени Г. Тукая на профессиональных пробах. Первая группа осваивала профессию эколога. У них была возможность проверить различные методики тестирования, узнать больше об экологии. С помощью специалиста, который проводил мастер-класс, провели эксперименты исследования ph проб воды и микробиологический анализ воды. Вторая группа учащихся побывала на мастер-классе "Современные педагогические профессии". Они познакомились с приемами и методами работы современного педагога. Монтаж видеоролика показали третьей группе учащихся. Учителя и учащиеся школы выражают благодарность администрации и педагогам Арского педагогического колледжа за теплый прием и организацию интересной, познавательной профессиональной пробы!
-
Гаилә мөнәсәбәтләре, әниләрнең кадере 20.11.2023

Бүген "Мөһим әңгәмә" дәресендә 3 нче класс укучылары белән "Гаилә мөнәсәбәтләре, әниләрнең кадере" дигән темага класс сәгате үткәрелде.
-
Туган телем - иркә гөлем 20.11.2023

Мәктәбебездә ноябрь аена "Туган телем-иркә гөлем" атналыгы башланып китте. Укытучылар Йосыпова Р.К., Низаметдинова С.И. укучыларны атналык план белән таныштырдылар.








