Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2014

Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбендә кадерле әниләр, әбиләр хөрмәтенә бәйрәм үткәрелде. Башта ярминкә үткәрелде. Аннары укучылар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Экскурсиядә 03.03.2014

2 нче класс укучылары Гарипов Хәлимнең гаилә фермасына дәрес-экскурсия оештырдылар.
-
"Ел укытучысы-2014" 01.03.2014

28 нче февраль көнне Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә “Ел укытучысы-2014” конкурсының 2 этабы үтте . Химия-биология укытучысы Мәннанова Лилия Равил кызы 3 нче урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне бу җиңүе белән котлыйбыз! Аңа зона ярышында зур уңышлар телибез!
-
Безнекеләр - Яшел Үзән шәһәрендә. 28.02.2014

28 нче февраль көнне Зиннәтуллина Рузилә, Шиһабиева Энҗе, Сафина Зилә, Хәбибуллина Әдилә Яшел Үзән шәһәрендә Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында чыгыш ясап, актив катнашканнары өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Фильм - тәрбияче! 28.02.2014

26 нчы февраль көнне мәктәп укучылары өчен “Борцу не больно” исемле кинофильм күрсәтелде.
-
Терроризмга каршы 26.02.2014

В связи с трагическими событиями в г.Москве, в результате которых были взяты в заложники школьники и погибли сотрудник полиции и учитель географии, в нашей школе проведён дополнительный внеплановый инструктаж и организована разъяснительная работа среди педагогов, обучающихся и их родителей.
-
Фәнни-гамәли конференция 26.02.2014

20 февраль көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гомумреспублика фәнни – гамәли конференция узды. Һәр елны уза торган әлеге мөһим чараны Әтнә районы мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк оештырды.
Бу конференция эшендә укучылар, укытучылар, Казаннан галимнәр, мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнаштылар.
Безнең мәктәптән шул конференция эшендә 8нче сыйныф укучысы Шиһабиева Энҗе (фәнни җитәкчесе Гаффарова Дамира Вакил кыз) катнашып, икенче урын яулады. -
"Ягез әле, малайлар!" 23.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Ягез әле, малайлар!" дигән уен-ярыш оештырылды. Малайлар ике командага бүленеп үзләренең сәләтләрен төрле яктан күрсәттеләр. "Бөркет" командасы 1 урынга, ә "Ярканат" - 2 нче урынга лаек булды. Соңыннан командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Хәрби-спорт уены 23.02.2014

6 нчы һәм 7 нче класс укучылары арасында хәрби-спорт уены үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.








