Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Туристик слет 02.02.2014

Арча Укучылар сараенда кышкы туристик слет үткәрелде.Укучылар азимут, топографик билгеләр белән эшләделәр, баулар белән төрле төеннәр бәйләделәр, дөрес итеп рюкзак тутыру буенча да ярыштылар, сазлыклардан үтүне күрсәттеләр, туристик җырлар башкардылар һәм стена газеталары чыгардылар. Беренче урынны Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы (Хәбибуллин Илмир, Гыйбадуллин Фәнил, Рәхимҗанова Айзирә, Гайнетдинова Илзия) алды. Җитәкчесе - физкультура укытучысы Җәләлиев И.И.
-
Чаңгы ярышында 27.01.2014

25 нче гыйнварда Арчада эшмәкәр Гарафиев Фәнил истәлегенә чаңгы ярышлары узды. 1998-1999 нчы елгы кызлар арасында 9 нчы класс укучысы Рәхмәтуллина Лилия I урын алып кайтты.
-
Котлыйбыз! 24.01.2014

Хөрмәтле Фәридә Тәлгатевна!
Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз -- 55 яшь тулган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә теләкләрнең иң изгесен, уңышларның иң зурысын телибез.
Игелекле эшегезнең чишмәсе саекмасын, ихтирамга һәм игътибарга, зур хөрмәткә лаек булып яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз.
Уфтанма, Син, 55 яшь тулды диеп,
Ул бит бер дә бушка узмаган.
Еллар һаман шулай өстәлсеннәр,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман..
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп,
Яшә Син мәңгелек нур булып!
-
Поздравляем! 21.01.2014

В соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан, ГАОУ ДОД «Республиканский Центр внешкольной работы» совместно с УГИБДД МВД по РТ и Научным Центром безопасности жизнедеятельности с 1 сентября по 31 октября 2013 года в рамках Всероссийской профилактической акции «Внимание – дети!» провели конкурс-акцию «Помоги первокласснику безопасно прийти в школу», в четырёх номинациях:
• «Эссе»;
• «Слоганы»;
• «Видеоклип»;
• «Фотоотчёт»;
.
16.01.2014 года на расширенном заседании по итогам работы в 2013 году ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности» и ГКУ «Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД Республики Татарстан» состоялось награждение победителей республиканской акции-конкурса «Помоги первокласснику безопасно прийти в школу!».
По итогам проведенного конкурса – акции «Помоги первокласснику безопасно прийти в школу» учащаяся 7 класса нашей школы Гаффарова Аниса была награждена Дипломом 2-й степени и ценным подарком (руководитель Ракова Фарида Талгатовна). -
Булачак спортсменнар 21.01.2014

Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбе укучылары чаңгы дәресләрен аеруча яраталар. Саф һавада рәхәтләнеп шуалар алар. Бәлки киләчәктә алар арасыннан да чын чаңгычылар, спортчылар үсеп чыгар, дип өметләнәбез без.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 21.01.2014

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" девизына ияреп һәр көн дәрескә кадәр иртәнге зарядкага басалар.
-
2014 нче ел - Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы 21.01.2014

2014 нче ел-Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбе эш планы төзеде. Беренче эш итеп , укучылар авыл китапханәсендә экскуриядә булып, китапханә мөдире тәкъдим иткән кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен яңа матур әдәби китаплар белән таныштылар,
-
Кошлар ашханәсе 17.01.2014

Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбендә "Кышын кошларга безнең ярдәм" девизы астында эш дәвам итә. Укучылар үз куллары белән җимлекләр ясадылар. Алар күзәтү эшләре алып баралар.
Кыш җиттеме кошлар өчен,
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
"Рәхим итеп ашагыз!" -
Гайсә Маликов бездә кунакта 15.01.2014

15 нче январь көнне мәктәптә Гүзәл һәм Гайсә Маликовлар концерт куйды. Концерт бик эчтәлекле булды.
-
Кышкы каникулда 02.01.2014

28 нче декабрьдә башкалабыз Казанга оештырылган экскурсия Казиле башлангыч мәктәбе укучылары күңелендә озак сакланыр.Ул көнне укучылар Милли музейда , циркта булдылар.








