Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Новости школы
Районкүләм проект
Опубликовано: 20.02.2026Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту максатыннан, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе Яңа Кишет төп мәктәбе белән берлектә “Габдулла Тукай геройлары минем янәшәмдә” исемле районкүләм проект оештыра.
Проект 1 нче февральдән 1нче мартка кадәр дәвам итә. Район мәктәпләре укучыларын, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук педагогларны катнашырга чакырабыз.
Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган геройлар янәшәсендә фотога төшеп, социаль челтәрләрнең берсендә түбәндәге хэштеглар белән урнаштырырга тиеш:
#Тукайгеройларыминемянәшәмдәбала (балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен)
#Тукайгеройларыминемянәшәмдәукучы (мәктәп укучылары өчен)
#Тукайгеройларыминемянәшәмдәпедагог (укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен)
Проект кысаларында иң сыйфатлы, иҗади һәм үзенчәлекле фотолар арасында 1, 2, 3 урыннар һәм лауреатлар билгеләнәчәк.
Тукай геройлары белән бергә рухи мирасны яңача ачарга чакырабыз!
К списку новостей















