Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Татар кызы -2021 15.10.2021

2021 ел - Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә "Татар кызы" бәйгесе үтте. 5,6,7,9 класс кызлары үзләренең осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Районда үтәчәк бәйгедә катнашырга 7 класс укучысы Кәримова Гөлгенә лаек дип табылды.
-
Тиздән бәйрәм 14.10.2021

17 нче октябрь - Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. 1, 3 нче сыйныф укучылары котлау открыткалары ясадылар, матур теләкләрен яздылар.
-
"Финанс грамоталыгы" дәресе 13.10.2021

6 нчы класса сыйныф җитәкчесе Сәләхиева М.Р. "Финанс грамоталыгы " дәресе үткәрде.
-
Музейга экскурсия 12.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге " елы уңаеннан 1,3 нче сыйныф укучылары мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар.Авыл, күмәк хуҗалык, мәктәп тарихына кагылышлы экспозицияләр белән таныштылар.
-
Олимпиада 12.10.2021

Бөтенроссия предмет олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә.
Бүген 5, 6 сыйныф укучылары рус теленнән бу биремнәрне эшләделәр.
-
08.10.2021

6 нчы сыйныф укучысы Мостафин А. "Мин - Арча баласы" проектында катнашып Кышкар авылы тарихы турында сөйләде.
-
"Мин - Арча баласы" проекты 06.10.2021

6 нчы сыйныф укучысы Йосыпов И. "Мин - Арча баласы" проектында катнаша.
-
5 октябрь - Укытучылар көне 05.10.2021

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2021

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне.Укучыларыбыз әби -бабаларын, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга киткән укытучы һәм хезмәткәрләребезне, тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар.Аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Квест 30.09.2021

6 класс укучысы Мостафин Айзат "Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арчаны беләм" исеме астында үткәрелгән квестта катнашты. Укучылар өч командагы бүленеп Арчаның тарихи объектлары белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм икенче урынга лаек булдылар.















