Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Интеллектуаль уен 11.12.2013

Башлангыч сыйныф укучылары белән "2013 ел - Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы"н йомгаклауга багышланган интеллектуаль уен. Укытучы Ситдикова М.А.
-
Без коррупциягә каршы! 09.12.2013

9 нчы сыйныфта "Без коррупциягә каршы!" темасына класс сәгате узды. Укучылар коррупциягә карата үз фикерләрен җиткерделәр.
Класс җитәкчесе: А. М. Җамалиева
-
Әниләр көне белән! 24.11.2013

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!
-
Туган көнегез белән! 20.11.2013

Фәридә Илдус кызы, Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!
Киләчәктә балаларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. -
Мәктәптә шашка ярышы 26.10.2013

Мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары арасында шашка ярышы узды. Өч төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.
-
Алтын көз бизәкләре 25.10.2013

Иске Кишет башлангыч мәктәбенең 2нче класс укучылары табигый материаллардан "Алтын көз бизәкләре" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Өрәңге яфракларыннан роза чәчәкләре бәйләме ясауны укучылар аеруча да яратып башкарды.
Ал, соры, сап-сары
Агачның яфпаклары
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Класс җитәкчесе: Ситдикова М.А.
-
"Көзсылу - 2013" бәйгесе 19.10.2013

18 октябрь көнне мәктәптә "Көзсылу-2013" бәйгесе узды.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез! 16.10.2013

18 октябрь мәктәптә "Көзсылу -2013" бәйгесе үткәрелә. Башлана: 18.00. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Изге Корбан бәйрәм 15.10.2013

Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын!
Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телибез.
-
Уңыш бәйрәменә чакыру 10.10.2013

Сезне мәктәбебездә булачак "Уңыш бәйрәменә" чакырабыз. 17 октябрь сәгать көндезге 12 дә булачак.















