Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Сталинград янында җиңүгә 75 ел 03.02.2018

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә 2 нче февраль көнне "Сталинград янында җиңүгә 75 ел" тулу уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. бу датаның сугышчан дан көннәре исәбенә керүен, аның әһәмиятен аңлатты. Шул көннәрдә төшерелгән документаль кадрлар каралды. Укучылар якташыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның сугышчан юлы турында мәгълүмат алдылар, Сталинград сугышында күрсәткән батырлыкарын искә төшерделәр. 9 нчы класс укучылары Геройның музей йортында булдылар.
-
Матбугат күзәтләре. 01.02.2018

2 нче класс укучылары яңа килгән балалар өчен журналлар белән даими танышып баралар.
-
27 январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә 27.01.2018

27 нче январь Россиядә Хәрби Дан көне буларак билгеләп үтелә. Бу Ленинград блокадасын тулысынча өзгән көн. Бүген мәктәптә әлеге истәлекле датага багышланган тәрбия сәгате у узды. Тарих укытучысы Г.Р.Сабирзянова балаларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм әлеге куркыныч хәлләр турында кино күрсәтелде.
-
"Дуслык дәресе" 25.01.2018

25 нче январь көнне классларда "Дуслык дәресе" узды. Укучыларга класс җитәкчеләре "дуслык" сүзе мәгънәсенең тирәнлеген, купкырлылыгын аңлаттылар. Бергәләп дуслык турында кыска хикәяләр укып анализладылар, дуслык турында мәкальләр укыдылар.
-
Технологиядән ачык дәрес. 24.01.2018

Бүген, ягъни 24 нче гыйнвар көнне, 7 класста технологиядән “Тукымага рәсем ясау” темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар батик ясау технологиясен, аның төрләре белән таныштылыар. Тукымага төрле әкият геройларын төшереп, аларны дөрес итеп буярга өйрәнделәр. ФГОС таләпләре буенча үткәрелгән дәрес укучыларга бик ошады.
-
“Технология һәм физкультура атналыгы” 22.01.2018

22 нче гыйнвардан мәктәп күләмендә “Технология һәм физкультура атналыгы” башланып китте. Дүшәмбе көнне укучылар атналык программа белән таныштылар. Технология кабинетына “Кул эшләре” күргәзмәсе булдырылды.
-
Шорт-трек буенча ярышлар. 18.01.2018

18 нче гыйнвар көнне Абакаров Д., Замалиева Р., Каримов И., Закирова Г., Сафин И. шорт-трек буенча зона ярышларында катныштылар. 9 нчы класс укучысы Сафин И. 2 урынга лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тимурчылар отряды һәрвакыт ярдәм итәргә әзер! 13.01.2018

Мәктәбебезнең тимурчылары даими рәвештә өлкәннәргә ярдәм итеп торалар. Аларның эшеннән олыларыбыз бик канәгать, үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткереп торалар.
-
Күңелле каникуллар! 06.01.2018

Укучыларыбыз каникулларны куңелле һәм файдалы үткәрәләр. Саф һавада төрле уеннар уйныйлар, чаңгы, чанада шуалар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен саф һавада булу бик мөһим.
-
Район күләмендә узган шашка ярышлары. 05.01.2018

4нче гыйнвар көнне район күләмендә узган шашка ярышларында мәктәбебез командасы уңышлы уен күрсәтеп 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 9 нчы класс укучылары Сабирзянов С. 2 урын, Гайфуллина Д. 3 урын алдылар. Тренерлары Минзянов Ф.М. Уңышлары белән котлыйбыз!















