Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
Год основания учреждения: | 1927 |
У нас учатся: | 30 |
У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Мин китаплар яратам" 17.10.2018
1-3 классларда "Мин китаплар яратам" темасы астында класс сәгате уздырылды. Класс сәгатенә авыл китапханәчесе Надия Ризвановна килде. Ул укучыларны китапханәдәге яңа китаплар белән таныштырды. Яңа китаплардагы кайбер кызыклы әсәрләрне укыды. Балалар китаплар белән кызыксындылар, укыр өчен китапларны яздырып өйләренә дә алдылар.
-
15 октябрь - Хәтер көне! 15.10.2018
15 октябрь -Татар халкы өчен Хәтер көне. Шул уңайдан тарих укытучысы Сабирҗанова Г.Р. әлеге датаның тарихи әһәмияте турында сөйләде. Тарихи шәхесләр турында белешмә бирелде.
-
Көзге табигатькә экскурсия. 11.10.2018
10 октябрь көнне 2,3 нче сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштылар.
-
Россия куләмендә үткәрелгән предметлар буенча олимпиадаларның мәктәп туры. 09.10.2018
Мәктәбебез укучылары математикадан олимпиадада бик актив катнашалар. Аларга уңышлар телибез.
-
Өлкәннәр һәм Укытучылар көне! 05.10.2018
Мәктәбебездә "Бер күрешү - бер гомер" исеме астында Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. 8 нче класс укучылары Габдрахманова Н.Ш. җитәкчелегендә эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр укучыларга, мәктәп коллективына изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Куркынычсызлык айлыгы бара. 03.10.2018
1-3 классларда "Терроризмга -юк!" темасы астында тәрбия сәгате үтте. Укучыларга террористларның кем булулары, терроризмның куркыныч фактлары аңлатылды.
-
Куркынычсызлык дәресе. 02.10.2018
Респукблика күләмендә куркынычсызлык айлыгы бара. Айлык кысыларында мәктәп күләмендә төрле чаралар үтә. Куркынычсызлык нигезләре укытучысы Галимзянова Л.Б. куркынычсызлык дәресе үткәрде.
-
Өлкәннәрне котлыйбыз! 01.10.2018
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең волонтерлар отряды ветеран укытучыларыбызны, хезмәткәрләребезне, тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар. Өйләрендә булдылар, йорт эшләрендә булыштылар.
-
"Сугыш чоры балалары" проекты. 21.09.2018
"Сугыш чоры балалары" проеты кысаларында Куликово сугышы турында викторина үткәрелде. Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. әлеге дата турында тулы информация җиткерде. Укучылар сорауларга тулы җавап бирделәр.
-
Имтиханнарга бугеннән әзерлек. 19.09.2018
9 нчы класс укучылары имтиханнарга әзерлек башладылар. Мәктәптә математикадан сынау эшләре башкардылар. Алда булачак имтиханнарда аларга уңышлар телик.