Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
" Кызыл тасма» социаль акциясе 02.12.2022

1 декабрьдә безнең мәктәптә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган " Кызыл тасма» социаль акциясе узды. Акция барышында укучылар кызыл тасмалар әзерләделәр. Кызыл тасма-СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы-безнең кызгану, ярдәм һәм Спидсыз киләчәккә өмет символы, ул битарафлык символы.Бу символ бөтен дөньяда зур популярлык казанды. Аннан соң балалар коточкыч авырудан үлүчеләр истәлегенә «кызыл тасма» композициясен төзеделәр. Акция дәвамында катнашучылар түбәндәге моментларга игътибар итәргә тырыштылар: әлеге чара ни өчен үткәрелә, теманың мөһимлеге һәм актуальлеге нәрсәдә тора .
-
"Солдатка хат"акциясе 30.11.2022

Бүген мәктәптә "Солдатка хат"акциясе узды.Балалар солдатларга сәламәтлек, җиңүләр һәм өйләренә тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр. Яңа ел белән котладык.
-
Котлыйбыз. 29.11.2022

Экономика фәненән район олимпиадасында катнашып,11 класс укучысы Исломов Икром-җиңүче,9 класс укучысы Мухаметшина Лилия призер булдылар.Укучыларны һәм укытучылары Хафизова М.Р. ны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз. 28.11.2022

Биология фәненән район олимпиадасында катнашып,10 класс укучысы Ибатуллина Г. призер булды.Гөлияне һәм укытучысы Садикова Н.К. чын күңелдән котлыйбыз.
-
«Мөһим турында сөйләшүләр" 28.11.2022

28 ноябрьдә 1-11 сыйныфларда «Мөһим турында сөйләшүләр"дигән чираттагы дәрес үтте.
Дәрес «Россия Федерациясенең символлары» дигән темага багышланды.
Исегезгә төшерәбез, бу уку елындагы һәр уку атнасы хәзерге заман балаларын борчыган төрле темаларга багышланган «Мөһим турында сөйләшүләр» сыйныф сәгатеннән башлана. «Мөһим турында сөйләшүләр"нең төп темалары-патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе, тарихи тәрбия, әхлак, экология һәм башкалар -
Геройлар көненә багышланган район конкурсы 28.11.2022

Бүген мәктәбебездә Ватан Геройлары көне уңаеннан "Ватанны саклаучыларга багышлана..." дигән хәрби-патриотик спектакльләр конкурсы узды.Анда 9 мәктәп катнашты.
-
Котлыйбыз. 28.11.2022

28 ноябрь көнне Казан шәһәренең куппрофильле полилингваль гимназиясе базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Россия Федерациясе халыклары телләрендә эзләнү конференциясе һәм укулары"нда 10 нчы класс укучысы Валиуллина Азалия призер исеменә лаек булды. Житәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.К.Гарипова
-
«Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» проекты 28.11.2022

«Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» проекты кысаларында социаль әһәмияткә ия тематикага Эссе үткәрелде.Эссенең темалары бирелгән иде.Укучылар 40 минут дәвамында сайлап алынган темага эссе яздылар.
-
Очрашу 28.11.2022

Буген 11 класс укучылары Арча хәбәрләре газетасы редакторы Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы белән очраштылар.
-
Математика, физика, информатика атналыгы 26.11.2022

Математика, физика, информатика атналыгы дәвам итә. Сабирова Алия Ильсуровна 7 б класс укучылары белән Физикадан ачык дәрес үткәрде








