Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Хокук көненә бердәм дәрес. 10.12.2022

Хокук көне уңаеннан бердәм дәрес уздырылды. Җир йөзендә һәр кеше торле, башка кешеләрдән аерылып тора,ләкин аларның барысы өчен дә уртак-бу хокуклар. Дәрес барышында укучылар хокук һәм бурыч төшенчәсе, төп документлар – кеше хокукларының гомуми декларациясе һәм Россия Федерациясе Конституциясе белән таныштылар.
-
Әңгәмә 10.12.2022

Булачак педиатр Галимҗанов Илдус Илфат улы ВИЧ / СПИДны профилактикалау буенча 10-11 сыйныфларда әңгәмә үткәрде. Ул СПИД авыруына китерүче ВИЧ-инфекция (иммунодефицит синдромы), ВИЧның ничек йоктырылуы, авыруның ничек барлыкка килүе, профилактика чаралары турында сөйләде. Һәр кешенең үзеннән дә, башкалардан да зарарланудан саклану өчен шәхси җаваплылыгына аерым игътибар бирелде. Бары тик белем һәм тотнаклык дәвалап булмый торган авырудан саклый алачак.
-
Котлыйбыз 09.12.2022

Биология, экология фәннәре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры 10сыйныф укучылары Ибатуллина Голия , район победителе Галиев Исмәгыйльне котлыйбыз (укытучысы Садыйкова Нурфия Камилевна.).
Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез, сезнең сафлар тагын да тулыланып, ныгып торсын! -
Геройлар көне 09.12.2022

8 декабрь көнне мәктәбебездә кунакка отставкадагы капитан Кавиев Фердинанд Даулетович чакырылды . Дәреснең максаты балаларга патриотик тәрбия бирү , офицер хезмәте , 9 нчы декабрь - Геройлар көне , хәрби уку йортларына керүгә пропагандалау иде.Кавиев Фердинанд үзенең хезмәте турында сөйләде . Хәрби уку йортына керүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты.
-
Котлыйбыз. 08.12.2022

Winkid-1-11 сыйныф укучылары өчен КФУның онлайн олимпиадалары. 4А сыйныф укучысы Хәйруллина Эльвира Зөлфәт кызы шул олимпиадада катнашып җиңүче булды.Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз. 07.12.2022

"Юл иминлеге минуты" республика конкурсында катнашып,"Бала төп пассажир"номинациясендә 4 класс укучысы Хәйруллина Эльвира Зөлфәт кызы 1 нче урынны алды.Укытучысы Хабибуллина М.Р..Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Инвалидлар ункөнлеге 07.12.2022

Дөнья матур, дөнья киң диләр. Дөньяның матурлыгын күрим дисәң,күңел күзеңне генә ачып карарга кирәк. Кайгым бар дип. таллардай бөгелергә, зарланырга, уфтанырга. чатнап сынарга ашыкма. Яшәргә килгәнсең икән, яшә. Нинди мәгънәле сүзләр бит. Адәм баласы җиргә сыналыр өчен килә, диләр. Ә безнең Дима уфтанып өйдә утырырга яратмый, бакчага чыга, әнисенә булыша, төрле авылларга барып тамашачыны шаккаттырып йөрәгеннән ташып чыккан матур җырларын да бүләк итеп кайта ул. Буген дә ул безнең мэктэбебездэ укучылар белән очрашуга килде. Аның талантлылыгына, тыйнаклылыгына, акыллыгына шаккатырлык. Укучылар Дима абыйларына изге теләкләрен, булэклэрен, җыр, шигырьлэрен булэк иттеләр.
-
Итоговое сочинение 07.12.2022

Сегодня ученики 11 класса писали итоговое сочинение.
-
"Мин бит Арча баласы" конкурсында 06.12.2022

Шакирова Ралина ,Юсупова Амина,Гилазова Илина "Мин бит Арча баласы" конкурсында катнашып,уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әниләр бәйрәме 02.12.2022

Буген 7 А, 7 Б укучылары әниләр өчен "Җир йөзендәге иң якын кояшым" исемле бәйрәм үткәрделәр.Класс җитәкчеләре Хафизова М. Р., Садриева А. Н.








