Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Котлыйбыз 04.10.2024

Бүген Саба муниципаль районында укучылар арасында Спартакиада булып узды. Мәктәбебезнең волейбол командасы да уңышлы чыгып ясап кайтты, егетләр - 4, кызлар командасы - 5 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Тренерлары: Хайруллин З. Т. -
Өпочмаклы хатлар 02.10.2024

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.
Безнең мәктәп укучылары да солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. -
1 нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. 01.10.2024

Олыгаю ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләп үтелә.
Шушы дата уңаеннан, бездә Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне котлап бәйрәм кичәсе үткәрдек.
Укучылар, укытучылар өлкәннәрне котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар , сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Шулай буыннар бәйләнеше алга таба да дәвам итсен. Өлкәннәр сау-сәламәт булсыннар -
Волейбол ярышы 30.09.2024

2012-2013 нче елгы егетләр арасында Арча муниципаль районы Беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында мәктәбебезнең волейбол командасы 3 нче урын яулады.
Кызлар командасы да сынатмады, алар 4 нче урынга лаек булдылар.Егетләр һәм һәм кызларны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез!
Тренерлары: Хайруллин З. Т. -
Ярминкәдә 30.09.2024

28 нче сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узды.Ярминкәдә шәһәр халкына яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителде.
-
"Арча-уен "спорт-күңел ачу уены 28.09.2024

28 нче сентябрьдә Арча Үзәк стадионында "Арча-уен "спорт-күңел ачу уены узды.
Әлеге уенда безнең мәктәп укучылары да катнаштылар.
Балалар үзләренең спорт сәләтләрен бәяли, тикшерә, спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга омтылышларын арттыра алдылар.
Тренерлары: Хайруллин З. Т.
-
Сәяхәттә 24.09.2024

Буген Пушкин картасы программасы нигезендә мәктәбебезнең 8-10 нчы сыйныф укучылары «Эрмитаж-Казан» үзәгендә булып кайттылар. Алар палеолит чорындагы казылмалар, динозаврлар белән таныштылар,«Үз күзләреңә ышанма!» дип аталган иллюзия күргәзмәсенә сәяхәт кылдылар
-
Әтиләр көне 24.09.2024

24 нче сентябрьдә Арча шәһәренең ГТО (стадион) мәйданчыгында Әтиләр көненә багышланган ярышларның муниципаль этабы узды. Көчле әтиләр һәм кыю балалар биш дисциплина буенча көч сынаштылар. Безнең мәктәбебез данын Назмутдиновлар һәм Насретдиновлар гаиләләре яклады.
Аларга чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез! -
Флаг күтәрү 23.09.2024

Дүшәмбе көн иртәсе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагы күтәрү һәм гимны башкару белән башланып китте.
-
"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" 23.09.2024

"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" класстан тыш чара узды.Бүгенге тема - "ашлык юлы" дип аталды..
Укытучылар Россиядә үсә торган бөртеклеләрнең төрле төрләре, аларны ничек караулары, җыюлары һәм эшкәртүләре турында сөйләделәр.








