Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Битва роботов" республика ярышы җиңүчеләре 06.12.2024

Робототехника буенча "Битва роботов" республика ярышы. Укучыларыбыз Халилов Булат, Шамсутдинов Азат, Мунасыпов Адель, Хакимзянов Булатны шундый зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Җитәкчеләре: Галяутдинов М. Ф.
Киләчәктә дә уңышлар телибез -
Иҗади очрашу 05.12.2024

Бүген безнең мәктәптә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов , "Читай" нәшрият йорты директоры Ильшат Салахутдинов һәм "Мәгариф" журналынын редактор урынбасары Фәния Лотфуллина белән бик кызыклы иҗади очрашу үтте
-
Инвалидлар декадасы 05.12.2024

Инвалидлар декадасы кысаларында безнең мәктәп укучылары Яңа Кенәр авылындагы интернат-мәктәптә булдылар. Балалар балаларны матур җырлары, биюләре һәм уеннары белән сөендерделәр.Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды.
-
"Яхшылык остаханәсе" акциясе 05.12.2024

5 декабрь-Россиядә Волонтерлар көне.
Бу көнне кешеләргә бушлай ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Риясыз, әмма кемгәдер кирәкле мондый гамәл эшләү кыен түгел, бары башлау гына мөһим!
Безнең ШУС волонтерлары тәрбия буенча киңәшче Садриева А.Н. белән бергә Яңа Кенәр интернат - мәктәбендә булдылар һәм "Снеговик"эшләнмәләре ясау буенча мастер - класс үткәрделәр. Балаларга бу шөгыль бик ошады һәм алар рәхәтләнеп эшләделәр. -
30 ноябрь-Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне. 30.11.2024

30 ноябрь-Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне.
Россия Федерациясенең Дәүләт гербы-Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символы. Бу-суверен дәүләтнең аерылгысыз атрибуты, дәүләтнең әһәмиятен, язмышын һәм киләчәген гәүдәләндерү.
Бу көн уңаеннан тәрбия буенча киңәшче Садриева А.Н. 6 нчы сыйныфларда "Россия гербы тарихы" дигән өстәл уены уздырды , шулай ук " 8-11 нче сыйныфларда" Россия символлары " дип исемләнгән видеоролиr карауны оештырды. -
Башлангыч класслар атналыгы 30.11.2024

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Хәбибуллина Г.Р. мастер-класс күрсәтте.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 29.11.2024

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1 нче сыйныфта математика фәненнән ачык дәрес
-
Котлыйбыз. 29.11.2024

Укытучыларыбыз Фазуллина Л.Р.,Садикова Н.К.,Биктова Р.Р. "Безнең кавем" халыкара конкурсында катнашып җиңүче булдылар .Аларны чын күңелдән котлыйбыз .
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 29.11.2024

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 4 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес булды.Укытучысы Муртазина Р.Р..
-
Котлыйбыз. 29.11.2024

IX Районара Мәһдиев укуларында катнашып
Гайнуллина Зөбәрҗәт-2 урын
Гарифзянова Амалия-3 урын
Укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз








