Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 250 /Бездә укыйлар 250 укучы |
У нас учат: | 35/Бездә укыталар 35 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Беренчеләр советы рәисе ВДНХ да
11.12.2023
2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр ВДНХ территориясендә Россия масштаблы халыкара күргәзмә-форумы уза, аның кысаларында беренчеләр хәрәкәте һәм Россия мөмкинлекләр иле платформасының уртак экспозициясе тәкъдим ителә.
Безнең Беренчеләр Советы рәисе Хусаинова Айзилә Арча районының башка активистлары белән бергә шушы күргәзмәдә булды. Ул бу сәяхәтне бик ошатып кайтты һәм мондый матур һәм масштаблы сәяхәт итәргә мөмкинлек өчен Беренчеләрнең хәрәкәтенә зенең рәхмәтен белдерә!
-
Котлыйбыз.
08.12.2023
Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале җиңүчеләре бүләкләнде.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Сәхнә", "Салават күпере" журналлары редакцияләре бүләкләре тапшырылды.
Безнең "Сәләт" мәктәп театрына йөрүче укучыларыбыз "Сәхнә "журналы номинациясе җиңүчеләре булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз
07.12.2023
Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз. Без аларны кайгыртып, саклап торырга тиеш. Күчмә кошлар язын җылы яклардан безне сагынып кайталар. Без дә, иске ояларны яңартып, яңаларын ясап, аларның кайтуын көтеп алабыз. Кышны безнең белән үткәрүче кошлар турында да онытмыйбыз. Аларга җимлекләр ясап, җимнәр сибеп торабыз.
-
Безнекеләр ТНВ да!
05.12.2023
Бүген XII Рөстәм Миңнуллин исемендәге Бикафестта Гран-при иясе булган "Сәләт"мәктәп театры Шаян ТВ да очрашуда булып кайтты. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" циклы
04.12.2023
4 декабрьдә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе " Без бергә " темасы астында узды.Дәрестә волонтерлар турында сөйләшенде,волонтерлык эшчәнлегенә күзаллау булдырылды.
-
Тарихтан тест
01.12.2023
2023 елның 1 декабрендә, Билгесез Солдат көне алдыннан, «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча Тест»Халыкара акциясе узачак.
Әлеге проектның максатлары булып Ватан тарихын өйрәнүгә игътибар җәлеп итү, Россия Федерациясе гражданнарының, чит илләрдә яшәүче ватандашларның тарихи грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү, тарихи белемнәрне популярлаштыру, шулай ук тарихи фактларны фальсификацияләүгә каршы тору тора. 2022 елда 2,5 миллионнан артык россияле тестта катнашты һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерде.
Безнең мәктәптә дә мәйданчык оештырылды. Югары сыйныф укучылары һәм коллектив та әлеге эшкә актив кушылды.
-
Котлыйбыз.
01.12.2023
МХК фәненнән район олимпиадасында катнашып 10 класс укучысы Хусаенова Айзилә призер булды.Айзиләне һәм укытучысы Самигуллина А.В. чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Очрашу
30.11.2023
Буген Ваис Вакказович җитәкчелегендә Юнармия отряды Яна Кенэрдэ урнашкан Афганчыларнын штабында очрашуда булдылар.
-
"Туган телем сагында” исемле акция
29.11.2023
"Туган телем сагында” исемле акция кысаларында "Энҗе мәрҗән калфагы" -Милли кием коне
-
"Туган телем сагында” исемле акция
29.11.2023
"Туган телем сагында” исемле акция кысаларында 4 сыйныф та "Дөньяда иң - иң матур тел" дигән тәрбия сәгате узды.